Accessibility links

Кайнар хәбәр

2009 елда Мәскәү татарлары тормышы


2009 елда булган вакыйгалар турында искә төшереп, ел йомгакларын бер хәтергә чорнарга торганда, 20 ел элек булган татар тормышындагы Мәскәүне искә төшердек.

Нинди хәлдә иде ул тормыш? Без бүгенге югарылыктан карап, ул заманнарны онытабыз түгелме соң? Бүгенгесен каты тәнкыйтькә тотабыз, 20 ел зур тарих түгел, ләкин татарлар өчен нәрсә бар иде соң Мәскәүдә? Измайлов паркында җәй айларында атна саен уздырыла торган Сабантуй очрашуларыннан башка бер нәрсә дә искә төшми.

20 ел элек Мәскәүдә татарларының милли үзәге булган Асадуллаев йорты барлыгын бик аз, берничә кеше генә белә иде. Бу хакта халыкка 1989 елда, Зуев исемендәге Мәдәният йортында зур хисап белән чыгыш ясап Вагиз әфәнде Алиев сөйләгән иде. Ул кеше хәзер вафат инде, авыр туфрагы җиңел булсын. 20 ел элек, татарларның мәдәни үзәген кайтару турында хыяллану түгел, аның барлыгы хакында да белми идек. Һәм бүгенге көндә бу йортның, әле киләчәге гел чишелеп бетмәсә дә, ничә ел инде татарларга хезмәт итүе, 80 еллардан торып караганда бер могҗиза түгелмени? Чөнки безнең илдә барысы да болай гына, тик торганнан гына килеп чыкмый.

Бу йортның кайтарылуында Татарстанның да, милли эштә янып йөргән, хәзер инде онытыла башлаган милләттәшләребезнең дә хезмәте зур булды. Тарихи мәчетне кайтару да бер могҗизага тиң нәрсә дип саныйм. Ул бинада: хәрби комиссариат та, склад та, граверный мастерской да тагын әллә нәрсәләр дә булган. Ләкин бүген ул мөселманнарга кайтарылган Аллаһ йорты. Бәлки ул заманнарны искә алсак, бүгенге уңышлар тагы да кадерлерәк тоелыр.

20 ел элек Мәскәүдә бер генә татар классы да юк иде. Татар активистлары ничә еллар буе әле ул вакыттагы «Моссовет» юлларын таптады. Башта бер класс бирделәр. Анысы да шимбә, якшәмбе көннәрендә генә укыту мөмкинлеге бирә иде. Ә бүген Мәскәүдә искиткеч матур, заманча итеп эшләнгән 4 катлы татар этномәдәни юнәлешендә эшләүче мәктәп бар. Менә дигән балалар бакчасы, Ислам университеты, 19 түгәрәк эшли торган мәдәни үзәк бар. Мәдәни үзәктә инде танылган төркемнәр - «Айкай», «Шатлык», «Мәдинә», «Наян» «Шаян» төркемнәре, «Газиз» театры, татар теле, бию түгәрәкләре һәм башкалар эшләп килә. Мәдәни үзәктә яхшы җиһазландырылган китапханә дә эшен дәвам итә.

Әлбәттә, әгәр дә без 20 ел түгел, 70 елга артка борылып карасак – анда башкача күренеш: Мәскәүдә ул вакытта берничә татар мәктәбе, татар театры барлыгын, татарча газета-журналлар басылуын да күрер идек. Ул вакытларда инде мәктәпләр дә татарча булган, газета журналлар да бары тик татар телендә генә нәшер ителгән. Безнең заманда андый бүләкләр юк, әлбәттә.

Быел Мәскәүдә, «Ватан» фиркасе җитәкчесе Мөхәммәт Миначев һәм аларның активистлары фатирында тентүләр булды. Аларның комьпютерларын тартып алдылар. Ләкин «Ватан» оешмасы үзенең пикет оештыруларын туктатмады. Алар Мәгариф стандартлары турындагы 309 канунга каршылык белдереп тә, Фәүзия Бәйрәмованы яклап та Мәскәүдә берничә пикет оештырдылар.

2009 елда 15 ел буе басылып килгән «Татарские новости» газеты да чыгудан туктап калды. 2009 елда 8 ел буе эшләп килгән Мәскәү педагогия университетының татар бүлегенә быел бер генә укучы да алынмады, чөнки теләүчеләр булмаган. Мәскәүдә бүгенге көндә татар, мөселманнар өчен ике газет – «Ислам минбәре» һәм «Татар дөньясы» газеталары басылып килә. Ләкин алар рус телендә нәшер ителә.

Быел Мәскәү өлкәсе милли мәдәни мохтарияте зур тантана ясап үзенең 10 еллык юбилеен уздырды. «Мәскәү өлкәсе татарлары» дип исемләнгән зур күләмле энциклопедия дә нәшер итте.Быел Мәскәүнең милли мәдәни мохтарияте җәнҗал белән булса да хисап-сайлау җыелышын уздырды. Үзгәрешләр булыр дип көтелсә дә, шурага шул ук кешеләр сайланды. Ә менә мәдәни үзәк бинасының язмышы әле дә хәл ителмәгән.

2009 елның уңай ягы дип фаразлыйк – мәдәни үзәк каршында «Бердәмлек» дип аталган яшьләр клубы эшли башлады. Алар Мәскәүнең барлык яшьләрен берләштерүгә йөз тота. Алар уздырган конференциядә татар яшьләрен Русия күләмендә бер оешмага бергә берләштерергә кирәк дигән сүзләр, очрашуда катнашкан Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов авызыннан яңгырады.

Мәскәүдә яшьләр оешмасы байтак кына. Аларның күбесен үзләре укый торган югары уку йорты берләштерә дисәң дә була. Бары тик хәзер инде «Бердәмлек» клубына һәм эшкуарлык белән шөгыльләнүче яшьләрне туплаган «Аргамак» оешмасына барысы да керә ала. !Аргамаклар» хәйрия эшләре белән шөгыльләнә, даими рәвештә олы яшьтәге милләттәшләребезгә матди ярдәм күрсәтә.

Татар этномәдәни юнәлешендә эшләүче 1186 мәктәп быел Русия күләмендә татар теле укытучылары белән семинар уздырды. Ике көнлек семинарда Русиянең күп төбәкләреннән килгән күп санлы татар теле укытучылары катнашты.

Мәскәүдә быел Союзлар йортының колонналы залында зур күләмле халыкара ислам конференциясе узды. Мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин конференциядә чыгыш ясап, «Үзенең дәүләтчелеге белән руслар татар ханнарына бурычлы» дип, тарихчы Карамзин сүзләрен китерүе белән рус проваслав чиркәвендә ризасызлык тудырды. Шул конференциядә Мәскәү мэры Юрий Лужков, һәр округта мәчет төзи аласыз. мин каршы түгел, дип тә белдергән иде. Бүгенге көндә Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә зур күләмле үзгәрешләр белән барган төзелеш әле тәмамланмаган.

2009 елда Үзәк мөфтият җитәкчесе Тәлгатъ Таҗетдин барыбызга да бер мөфтият астында берләшергә кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. Бу фикергә карата Равил хәзрәт Гайнетдин, барлык мөфтиятләрне берләштергәнче, беренче чиратта үзебез, эчке оешмалар берләшергә кирәк, дип белдерде.

Милли тормышның эшләре белән бергә, үз чиратында татарларны берләштереп бәйрәмнәр дә уза тора. Бәйрәмнәрнең иң зурысы әлбәттә, Мәскәү шәһәр бәйрәме буларак та уздырыла торган татар-башкорт Сабантуе. Быел ул Битца атлы спорт комплексында узган иде. Оештыручылар киләсе 2010 елда Сабан туе яңадан да элекке урынына Измайлов паркына кайтачак дип вәгъдә иттеләр.

Мәскәүдә эшчәнлек күпкырлы алып барыла. аларның барысы турында да сөйләп бетерү мөмкин түгел. Шулай да киләсе елга теләкләр әйтеп китәсе килә: Халкыбыз туган теленә битараф булмасын иде,татар теленә ихтыяҗ үссен, туган телебездә сөйләшүчеләр артсын иде.
XS
SM
MD
LG