Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ирандагы протест чараларында 8 кеше үлде


Иран дәүләт ТВ каналы кичә хакимияткә каршы башланган протест чаралары вакытында 8 кешенең үлүен хәбәр итте. Гашурә көне уңаеннан яңадан кабынып киткән оппозициянең каршылык чараларында күп кенә кеше кулга алынды.

Иран дәүләт ТВ каналы кичә хакимияткә каршы башланган протест чаралары вакытында 8 кешенең үлүен хәбәр итте. Гашурә көне уңаеннан яңадан кабынып киткән оппозициянең каршылык чараларында күп кенә кеше кулга алынды.

Иран оппозиция тарафдарлары белән полиция арасында кабынган каршылык чарасында 8 кеше үлде. Вакыйгада шулай ук күп кенә оппозиция тарафдары кулга алынды.

Кулга алынган кешеләр арасында элекке президент намзәте Мир Хөсәеннең югары дәрәҗәле ярдәмчеләре дә булган.

Иреклек хәрәкәтенең югары башлыкларыннан Амир Хоррам оешманың генераль секретаре Ибраһим Язидинең кулга алынуын әйтте.

“Язидини кулга алуда төп максат - хакимиятнең иреклек хәрәкәтенә басымны арттыру омтылышы. Хакимият безнең чараларны туктатырга тели", дип белдерә Хоррам.

Каршылык вакытында шулай ук оппозиция башлыкларыннан Мир Хөсәен Мусавинең 20 яшьлек туганы Сәет Гали Мөсави үтерелгән.

Гаилә әгъзалары, Мөсави җиназасының әле хастаханәдә тотылуын, күмү мәрасиме өчен рөхсәт ителмәвен белдерелә.

Гашурә бәйрәмен президент Мәхмүт Әхмәдиниҗатка каршы чараларга әйләндерүне максат итеп куйган оппозиция башлыклары, тарафдарларын чараларга катнашырга чакырган иде.

Биналар һәм юлдагы машиналар яндырылган каршылык чараларында 300дән артык кешенең кулга алынуы белдерелә.

Иранда оппозиция башлыкларыннан Мәһди Карруби, хөкүмәтнең кичә протест чараларын бастыру гамәленә тәнкыйть белдерде.

Мәһди Карруби, Иран хакимиятенең шигыйлар өчен изге булган Гашурә көнендә корал белән атарга рөхсәт итүе әлегәчә тарихта күрелмәгән вакыйга иде, дип әйтте.

Тәһрандагы кеше хокуклары активистлары каршылык чараларында 8 кешенең үтерелүен әйтә.

Исемен әйтергә теләмәгән бер кеше иминлек көчләренең протестчыларга ут ачуы турында радиобызга әйтте.

"Бүген иртә белән Хафиз күперенә таба барганга, полиция кешеләргә ут ата башлады", диде ул. Соңыннан протестчылар кулга алынган.

Протест чаралары илнең дини башлыкларыннан Аятулла Хөсәен Али Мөнтәзәренең вафатына бер атна тулган көнгә туры килә.

Мәгълүм булганча, узган атнада вафат булган хөкүмәткә каршы чыгышлары белән танылган дин башлыгының җиназа мәрасиме хөкүмәтнең басымнары сәбәпле, берара тынып калган оппозициядә ризасызлык чараларын яңадан кубарды.

Аятулла Мөнтәзәренең җиназасыннан соң Тәһран, Исфәһан, Нәҗафабад һәм Зәнҗан шәһәрләрендә протест чаралары узган иде.
XS
SM
MD
LG