Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 06:58

Дүшәмбе Русия премьер-министры Владимир Путин Ерак Көнчыгышка сәфәре вакытында нефть кудыру өчен яңа үткәргеч ачылышында катнашты. Әлеге “Көнчыгыш Себер-Тын океаны” системасы Русиянең Азия илләре һәм аннан да ераграк төбәкләргә газ һәм нефть сатуга мөмкинлек бирә торган проектларының әле беренчесе генә.

Русия премьер-министры Владимир Путин “Көнчыгыш Себер-Тын океаны” нефть үткәргеченең беренче чиратын ачуда катнашты. Әлеге нефть ел саен энергия байлыкларына ихтыяҗы арта барган Азия илләренә китәчәк.

Ул үткәргеч Иркутски өлкәсендәге Тайшеттан башлана һәм Саха республикасы аркылы Амур өлкәсендәге “Козьмино” махсус нефть салучы диңгез портына килеп җитә. Бу 3 мең чакрымга якын юл дигән сүз.

Нефть үткәргечен төзү ике чират нигезендә алып барыла. Беренчесе үз эченә “Тайшет-Сковородино” нефть үткәргече тармагын, җиде нефть суырту станциясен һәм “Козьмино” нефть салу портын төзүне үз эченә алган иде. Хәзерге вакытта Сковородино шәһәреннән “Козьмино”га кадәр нефть тимер юл белән алып барыла, һәм анда диңгез карабларына салынып кулланучыларга җибәрелә.
Моннан тыш, Русия һәм Кытай килешүе нигезендә, махсус “Сковородино- Кытай чиге” тармагын төзү алып барыла.

Әлеге эш белән шөгыльләнүче “Транснефть” дәүләт ширкәте яңа нефть үткәргечен төзү өчен 12 млрд доллар акча тоткан. Шулай ук “Козьминода” яңа терминал булдыру өчен 2 миллиард доллар бүлә.

Ширкәтнең президенты Николай Токарев дүшәмбе көнне журналистларга белдерүенчә, “Көнчыгыш Себер-Тын океаны” системасын гамәлгә кертү Көнчыгыш Себер, Якутия төбәкләрендә нефть табышын үстерүгә һәм аны Азия-Тын океаны илләре базарына җибәрү перспективаларын ача. Һәм Русия энергия куркынычсызлыгын булдыруга да ярдәм итә.

Яңа торба үткәргече тулы көчкә эшли башлагач, Русия ел саен Кытайга 30 миллион тонна “кара май” кудырта алачак.

Турыдан-туры Кытайга сузылучы 67 чакрымлык махсус үткәргеч Кытай дәүләт нефть ширкәте бергәлегендә киләсе елга төзеләчәк. Ул тагын өстәмә 15 миллион тонна нефть кудыртуга мөмкинлек бирәчәк.

“Көнчыгыш Себер-Тын океаны” системасы Себердә нефть һәм газ табышы планының беренчесе генә.

Путин нефть үткәргече ачылышында билгеләп узганча, бу энергия байлыклары табышының яңа чорына нигез сала.

“Әлеге проект безгә бөтенләй яңа базарга – үсеш алучы Азия-Тын океаны төбәкләре базарына чыгарга ярдәм итә. Бүгенге көндә Русия монда бик аз катнаша. Эш монда безнең бары нефть сатарга җыенуында гына түгел. Бу заманча технология һәм Ерак Көнчыгыш белән Көнчыгыш Себер үсешенә этәргеч”, диде ул.

Русия хәзер Урал тауларыннан көнчыгышка таба газ һәм нефть табу өчен берничә яңа урыннарны өйрәнә.

Моннан тыш, Русиянең Тын океаны ярындагы порт җиһазларын модернизацияләү һәм нефть җибәрү өчен яңа караблар төзү планнары да бар.

XS
SM
MD
LG