Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 09:06

Татарча Wiki да 5000 чиген узды


Википедиянең татар бүлеге башта тулысынча латин әлифбалы иде.

Википедиянең татар бүлеге башта тулысынча латин әлифбалы иде.

Биш меңенче мәкалә Айдар исемле кулланучы тарафыннан дүшәмбе көнне 19 сәгать 10 минутта язылды. Яңа буын веб-волонтерлар туган телдәге бүлекне тернәкләндерү турында хыяллана.

“Бу сан татартелле википедияне башкалар рәтенә куя һәм киләсе дәрәҗәләргә ышаныч уята”, дип хәбәр итә иҗтимагый һәм үзешчән белем, мәгълүмат системасын тутыручы төркем исеменнән Рашат Якупов.

Латиннан кирилга күчкән иделәр

“Википедиянең татар бүлеге 2003 елның 15 сентябрендә ачылды. Башта ул тулысынча латин әлифбалы булды, һәм "үле бүлек" булды”, дип саный активист Рашат Якупов. “Үле” булса да анда робот тутырган өч меңнән артык мәкалә бар иде. 2009 елның языннан башлап Татар Википедиясе актив рәвештә кирил әлифбасын куллана башлады. Һәм бер елда аңа яңадан бер меңнән артык "тере" мәкалә өстәлде.

Танытуны дәвам итәләр

Рашат Якупов: “Татар википедиясен таныту ысуларын киңәйтә башлыйбыз. Иң мөһиме - берәр нәрсә эшләү, яңа катнашучыларны җәлеп итү, википедигә игътибар арттыру. Бу нисбәттән татар форумнарында хәбәрне таратырга тәкъдим итәм. Шулай ук төрле урыстелле сайтлардан да татар төркемнәрен табып, анда да безнең турыда язарга кирәк. Мәсәлән, "Вконтакте.ру" сайтында әзме татар яшьләре? Шулай ук үзебез белгән татар яшьләрен, милләтпәрвәрләрне, тел белгечләрен бу изге эшкә чакыру кирәк”, дип мөрәҗәгать итте ул.

Яңа веб-волонтерлар килде һәм диплом бирделәр

Рашат үзе Татар Википедиясендә мәкаләләрне 2009нчы елның апрель аеннан яза башлады. 14 июнь көненнән ул анда администратор. Аның белән системага активлык килде. Ул аеруча "Вконтакте.ру" челтәре аша үзенә фикердәшләр һәм ярдәмчеләр эзли башлады. Латин әлифбасын белми икән, шуңа күрә кирилл әлифбасын куллана. Ә менә элеккеге идарәчеләр “вазыйфаларын үтәми һәм Википедиягә еш керми” башлаган. Шулай иттереп 2009 елда татарча википедияга яңа тырышлар (бушка идарә итүчеләр, язучылар, веб-влонтерлар) килде. Һәм “Татнет йолдызлары – 2009” бәйгесендә ул "Туган тел" номинациясендә беренче урын яулады

Интернет-энциклопедия буларак

Википедия (Wikipedia) проекты 2001 елның 15 гыйнварыннан бирле ирекле универсаль интернет-энциклопедия буларак эшли башлады. Анда һәркем автор яки язучы була ала. 2002 елда "Вики" технологиясен куллана башлагач, Википедия аеруча киң тарала башлады. Төрле телләрдә аның энциклопедия бүлекләре ачыла башлады.

Бирешмичә сан туплыйлар

Бүлекләр арасында иң зуры - инглиз телле википедия (якынча 3 миллионнан артык мәкалә). Ә урысныкында исә 464 меңнән артык язма бар. Татар кешеләре дә еш кына шул урыстелле версияда утыра, аңа яза һәм аны куллана. Тик татар телен күтәрүче википедиячеләр исә урыстагы сан зур булуга зарланмыйча, төшенкелеккә бирешмичә туган телдәге язмаларны тутыра. Аны алар өмә итеп эшли.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG