Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дымовский тикшерүче сорауларына җавап бирде


Милициянең элекке хезмәткәре Алексей Дымовский аңа каршы ачылган җинаять эше кысаларында тикшерүче белән очрашты. Соңыннан Дымовский, аны федераль акчаларны үзләштерүдә гаеплиләр дип белдерде. Элегрәк ул сорау алуга бармаячагы турында әйткән иде.

Дүшәмбе көнне Краснодар өлкәсендә "эш вазыйфаларын кулланып алдашу" гаепләве белән Дымовскийга каршы җинаять эше ачылган иде.

Дымовский "яла агу" аңлатмасы белән милициядәге эшеннән чыгарылган иде. Аңа кадәр ул җитәкчеләрнең канун бозулары турында сөйләп, интернетта язма урнаштырды.
XS
SM
MD
LG