Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә ирекне чикләү җәзасы кертелә


Русия президенты Дмитрий Медведев яңа төр җәза кертү турында канун өлгесен имзалады. Сүз ирекне чикләү җәзасы турында бара.
Бу документны Дума һәм Федерация Шурасы декабрь аенда кабул итте.

2010 елның 10 декабреннән мәхкәмә гаепләнүче кешенең иреген чикли алачак. Ягъни яшәү, уку урынын үзгәртү, билгеге бер урынга килергә рөхсәт имтәү кебек җәза бирелә ала. Шулай ук мәхкәмә карары белән гаепләнүче кешегә бурычларны үтәү йөкләнергә мөмкин.

Ирекне чикләү җәзасы ике айдан алып 4 елга кадәр бирелә ала.
XS
SM
MD
LG