Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ерак Көнчыгышта УАЗ машиналары җитештерелә башлады


Русия премьер-министры Владимир Путин бүген Ерак Көнчыгышта “Соллерс” ширкәтенең корылышын ачты. Яңа ширкәт "УАЗ Патриот" машиналарын җитәштерәчәк. Беренче машина инде җыелган. Аның сатып алучысы да билгеле, Ерак Көнчыгышта җыелган беренче УАЗ машинасын Италия премьер-министры алырга җыена, диде Путин.

Машина җитештерү ширкәтенең ачылуы төбәкнең икътисади хәлен җиңеләйтәчәк, дип белдерде җирле хакимият вәкилләре. Шулай ук, теләсә нинди юлдан үтә ала торган УАЗ машиналары төбәктә популярлык казаныр, дип өметләнә алар.

Хөкүмәт башлыгы үзенең чыгышында чит ил машиналарына чик салымнарын арттыру карарының Ерак Көнчыгышка начар тәэсир итүен таныды, дип хәбәр итә агентлыклар.

Бу карар Ерак Көнчыгышта Япониядән машиналар алып кайтү белән көн күргән күп эшмәкәрләрнең бизнесына зур зыян салды.

Автомобильчеләр федерациясе вәкиле корылыш ачылса да, хакимиятләргә дәгъваләрен алмый. Федерация башлыгы Анастасия Загоруйко, җирле кешеләрнең УАЗ машинасына күчеп утырасы килмәс, дип саный.
XS
SM
MD
LG