Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:14

2010 елда капиталь төзекләндерү өчен һәр фатирдан ике тапкырдан да күбрәк акча җыячаклар. Казан шәһәре депутатлары 2010 елга торак коммуналь хуҗалык бәяләрен тикшерде. 2009 ел белән чагыштырган вакытта халык фатир түләүләренә 21%ка күбрәк акчасын чыгарып салачак.

Почта тартмасына килгән фатир түләүләре кәгазен алуга, күпләр өйләренә кереп җиткәнче үк, тагын нәрсәләрне арттырдылар икән дип, тиз генә күз йөртеп чыга. Гыйнвар аенда капиталь ремонт өчен бирәсе акчаны күреп аз керемлеләр һәм пенсия яшендәгеләр шаккатырга мөмкин. Мисалга, 50 кв/м өчен ай саен 250 сумыңны чыгарып салу 4-5 мең пенсия алучылар өчен хәйран гына кесәгә сугып барачак. Өлкәннәр тагын, узган ел алай ук түгел иде бит, дип идарәче оешмаларның юлын таптаячак.

5 сум да аз

Совет районындагы “Бриор” ширкәте җитәкчесе Кәүсәрия Мотросова да өлкәннәр тагын безгә киләчәк инде дип белдерә. Әлеге ширкәт районда төзекләндерү, ремонт һәм яшелләндерү эшләре белән шөгыльләнә. Шулай да ул кв/м ны 5 сумга күтәрү дә төзекләндерү эшләре өчен җитеп бетмәячәк ди.

“Бөтен йортларны су баса. Чөнки торбаларның күбесе технологияләр бозылып куелган. Коммуналь хезмәтләр су, җылылык басымын гел генә дөрес итеп бирми. Шуңа анда, монда тишелә тора. 40-50-60 еллык йортларга әкренләп ремонт ясап киләләр. Яңарак дигәннәренә дә 35 ел тулды инде”, ди Мотросова.

Меңъярым йорт төзекләндерү көтә

Казан шәһәре мэриясе матбугат хезмәте башлыгы урынбасары Ләззәт Хәйдәров та башкалада кичектергесез төзекләндерелергә тиешле йортларның күп булуын яшерми.

“Бүген Казан шәһәрендә 1,5 мең йортка капиталь ремонт таләп ителә. Таләпләргә күрә ул 25-30 елга бер тапкыр булырга тиеш. Торбаларны, түбәләрне 25 елга бер алыштырырга кирәк. Керешләрне (подъездларны) ешрак төзекләндерергә кирәк. Совет елларында алар тоткарланып килгән. Соңгы елларда торак коммуналь хуҗалыгына ризасызлык арта бара. Һәм черек мичкәне хәтерләтә башлаган иде”, ди Хәйдәров.

2009 елда 400 йорт капиталь төзекләндерелгән иде. Хәйдәров сүзләренчә, “Торак коммуналь хуҗалыгы реформасы” дип аталган махсус программ өчен 2009 елга барлыгы 3 миллиард сум акча бирелгән булган.

“Ул программ тәмамланды. Аның буенча финанслау булмаячак. Хәзер Татарстан хөкүмәте Торак коммуналь хуҗалык министрлыгы белән берлектә махсус программ төзи. Мәскәү ярдәменнән баш тартмый. Әмма шартлар үзгәрәчәк”, ди Хәйдәров.

Аның әйтүенчә, моңа кадәр төзекләндерү өчен Мәскәү, Татарстан һәм муниципалитет биргән акчалар өстенә яшәүчеләр дә чыгымнарның 5%ын каплый иде. Алга таба кабул ителәчәк программ “Пенсия фонды” рәвешендә булачак. Мисалга, милекчеләр төзекләндерү өчен 100 сум акча җыйса, федераль хөкүмәт нәкъ шуның кадәр өстәячәк.

Күрше хәлгә керерме?

Берничә дистә еллар буе капиталь ремонт өчен акча түләп йортлары төзекләндерелмәгәннәр хәтсез. Алар моның өчен эш башкарылмаса да түләп килгән бит. Яңа тәртипләргә күрә, түләнгән акчалар 2003 елдан башлап кына исәпкә алыначак. Менә җимереләм дип торган йортлар өчен бу акча җитмәскә мөмкин.

Аннан да кала, шушы бер-ике ел эчендә генә өр-яңа йортта фатирлы булганнар күршедәге төзекләндерү таләп ителгән “сталинка”, “хрущевка” өчен акчаларын биреп торырмы? Бу мәсьәләне әлеге йортта яшәүчеләр үзләре хәл итәргә тиеш икән.

Кайбер белгечләр, торак коммуналь хуҗалык өлкәсендәге үзгәрешләрне һәм капиталь ремонт өчен ике тапкырдан да күбрәк акча җыюны әлеге эшләр өчен чыгымнарны алга таба халык җилкәсенә аудару белән бәяли. 2009 елда капиталь ремонт өчен халыктан кв/м га 2 сум 7 тиен җыйдылар. Аннан да элгәре елларда тагын да азрак иде.

XS
SM
MD
LG