Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:49

Яңа елга аяк басар алдыннан Чуашстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте үзенең шура утырышын уздырды һәм киләсе елга планнар корып кына калмыйча, оешмада структур үзгәрешләр дә ясады.

Гыйбатдинов китәме?

Чуашстан татарлары тормышын Фәрит Гыйбатдиновсыз күз алдына китереп булмый. Ике дистә елдан артык, республикада милли тормышны көн-төн тартып барган мохтарият рәисе Фәрит Гыйбатдинов вазифаларыннан китәчәк! Җыелыш алдыннан шундый сүзләр йөреде.

Әлегә кадәр “Урмай моңы”, “ART-MEDHIA” кебек халыкара бәйгеләр оештырып, республикада нәшер ителә торган “Вакыт” газетын аякка бастырып, Чуашстан күләмендәге Сабантуйларны булдырып, “Мишәр” фольклор ансамблен үстереп алып барган һәм күптән түгел генә Казанда үзенең 50 яшьлек юбилеен уздырган Татарстанның һәм Чуашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Гыйбатдиновның рәислек вазифаларыннан китә дигән хәбәр күпләр өчен ышанмаслык бер яңалык булып тоелды.

Чуашстан башкаласы Чабаксар шәһәрендә, инде татарлашып беткән “Зеленый яр” ресторанында мохтарият шурасы утырышы бу мәсьәләгә ачыклык кертте. Гыйбатдинов рәислектән китә, әмма рәис булып кала да...

Эшләгән эшләргә чут юк


Чуашстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте шурасы әгъзалары алдында башта Фәрит Гыйбатдинов еллык эшләнгән эшләргә хисап тотты. Ә алар шактый булып чыкты. Ул, мәдәният өлкәсендә эшләүчеләрнең семинарыннан алып, быел уздырылган “Урмай моңы”, “Арт мәдхия” фестивальләре, сабантуйлар, “Шыгырдан укулары”, милли көрәш, Шәһри Болгарда республика татарларының яртысы диярлек катнашкан зыярәт, Казанда, Төмәндә һәм башка шәһәрләргә иҗади коллективлар белән ясалган сәфәрләр, Казан артистларының Чуашстанга гострольләре...

Гомумән алганда, мондый зур вакыйгаларны санап чыгу гына да күп вакыт сорый. Ә инде авыл яки аерым шәһәрләр дәрәҗәсендә эшләнгән эшләрне санап бетерү гомумән мөмкин түгел.

Фәрит Гыйбатдинов
Бу эшләрне, шура әгъзалары искиткеч бер горурлану белән тыңлады. Чөнки, әлеге гамәлләр артында аларның үзләренең дә ярдәмнәре торганын алар яхшы аңлый.

“Сыңар канатлы кош очмый”


Фәрит Гыйбатдиновның хисабыннан соң, бу яклардагы гадәт буенча, беренче сүзне Чуашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов алды. Мөфти, үзенең сүзен конкрет проблемнар белән башлады.

“Дөрес, эшләнгән эшләр шактый. Гомумән, соңгы елларда, республика халкының 3 процентка якынын гына тәшкил иткән Чуашстан татарлары дини һәм милли өлкәләрдә шактый алга китте. Без, ягъни Диния нәзарәте белән милли хәрәкәт кулга-кул тотынышып эшлибез. Чөнки, милләтебезнең нигезен тәшкил иткән дин һәм милли мәдәниятнең берсен генә күтәреп барсак, сыңар канатлы кош оча алмаган кебек, без дә алга китә алмас идек.

Бүген без пар канатлы кошлар кебек. Күп нәрсәне иңли алабыз. Әмма без әле проблемнарсыз яшибез дигән сүз түгел. Бүген, милли мохтарият күбрәк мәктәпләргә игътибарны арттырырга тиеш. Бездәге мәгълүматларга күрә, бүген республикадагы татар мәктәпләрендә татар теле дәресләре кыскартылып барыла икән. Шәһәрләребездә дә ана телен укыту мәсьәләсе хәл ителмәгән. Киләсе елларда, бу өлкәләрдә нык кына эшләргә кирәк безгә”, диде Чуашстан мөфтие.

Мөфти хәзрәт күтәргән мәсьәләләр хакында фикер алышу башланды. Чыгыш ясаучылар әлеге темага карата үзләренең тәкъдим-фикерләрен җиткерделәр.
Рәшит Сәнҗәпов


“Сыңар канатлы кош очмый” II

Канатлы гыйбарәләр белән, ышандырырлык итеп сөйли белгән Чуашстан мөфтие чыгышы, көн тәртибендәге башка мәсьәләләр каралганда да еш искә алынды.

Бигрәк тә, Чуашстан татар милли мәдәни мохтариятенең яңа рәисен сайлаганда. Чуашстан татарларының мондый җыелышлары бик тыныч үтә. Ягъни, бернинди талаш-акырышу юк. Яңа рәис тә, шундый ук шартларда сайланды. Ә сөйләү күп булды. Урынлы сөйләү. Чөнки, яңа рәис намзәтенә, бернинди каршы торулар булмады, ә теләкләр һәм тәкъдимнәр җиткерелде. Республикада барлыгы 37 мең татар яши. Бу очракта, татарлар, лидерлар, иҗтимагый актив кешеләр бер-берсен яхшы белә. Шуңа күрә, яңа рәиснең дә, республика татарлары тормышында нинди роль уйнаганын тулысынча белеп торалар.

Соңгы еллардагы бер генә милли чара да аның ярдәменнән башка узмый. Бер ел эчендә, әлеге яңа рәис, тулы бер авылны аякка бастырды. Халыкны эш белән тәэмин итеп, авыл урамнарына үз хисабыннан юллар салдырып һәм тагын әллә нинди күп төрле эшләр башкарды. Шулай итеп, Рәшит Сәнҗәпов, Озын Куак авылы егете, танылган эшмәкәр һәм химаяче Чуашстан татарларының яңа лидеры итеп сайланды.

Аны сайлаганда да, чыгыш ясаучылар, мөфтинең “Сыңар канатлы кош очмый” гыйбарәсен еш телгә алдылар. Ягъни, татар мохтариятенең үзен дә дә, ике канатлы кош кирәк.

Сәнҗәпов рәис, әмма Гыйбатдинов китми!

Инде, сүз башында булган, Фәрит Гыйбатдиновның китү-китмәвенә килгәндә... Ул китмәде. Татар мохтариятенең төзелешенә үзгәрешләр кертелде. Рәшит Сәнҗәпов Чуашстан татар милли-мохтариятенең рәисе булып сайланды, ә Фәрит Гыйбатдинов исә мохтарият шурасының рәисе булды. Мохтәриятнең ике канатлы кош булуы шуннан аңлашылды.

Яшьләр килә


Рушан Гыйбатдинов
Чуашстан татар мохтариятенең яңа президиумы да сайланды. Биш кешедән торган президиумның күпчелеген урта буын һәм яшьләр тәшкил итә. Шәһәр шартларында яшьләр белән эшләр өчен, Рушан Гыйбатдинов сайланды. Рушан үзе яшь эшмәкәр, берничә ел Америкада да белем эстәгән егет. Президиумга сайланган, Яңа Чабаксар милли мохтариятенең рәисе, Наил Хәсәнов, шулай ук яшьләрдән дип атап була. Шулай ук, эшмәкәр, шәһәр егете.

Символлар: инә дә бүләк, дөя дә бүләк

Чуашстан татарлары мохтарият шурасы утырышында, бүләкләр дә таратылды. Боларны яңа ел бүләкләре дип тә, ел буе эш күрсәткәннәрне тану дип тә атап була.

Бүләкләр исә рәхмәт хатларыннан гыйбарәт иде. Җыелышта катнашкан 30 лап кеше “Рәхмәт хатларын” алды. Димәк, ел буе эш күрсәткәннәр. Моннан тыш, гадәтләнгәнчә, пакет та бар иде. Ә пакет эчендә исә, күптән түгел генә булдырылган, Чуашстан татар мохтариятенең символлары: түштамгалар, байраклар, язу әсбаплары, каләмнәр...

Һәрберсе мохтариятнең символлары белән. Чуашстан татар мохтарияте быел, тагын бер яңалык белән яңа елга аяк баса. Монысы интернет челтәрендәге үз сәхифәсе белән.

Аптырау

Чабаксардагы әлеге җыелыш, инде әйтелгәнчә “Зеленый яр” дип аталган ресторанда узды һәм ул мул итеп әзерләнгән аш өстәлләре артында барды. Табынга да, барган чарага да, кылынган догаларга да, Казаннан килгән Фәридә-Алсу дуэтына да берәү дә аптырамады. Чөнки, җирле татарлар өчен бу гадәти күренеш. Ә менә, табын корып йөргән, аш эзерләгән ресторан хезмәткәрләре аптырауда: шул кадәр ашап, сөйләшеп, җырлашып та, бер грамм да хәрам эчемлек өстәлгә куелмаган. Аптыраганнар...

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG