Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә Яңа ел тантаналары башланды


Бу чара Яңа ел гына түгел – Татар мәдәни үзәгенә килгән яңа җитәкчелекнең презентациясе дә булып чыкты, дияргә була. Бу чараның профессиональ дәрәҗәдә оештырылуы һәм күтәренке рухта узуы сәләт тә, теләк тә барлыгын исбатлады.

Көндез балалар өчен оештырылган Чыршы бәйрәме бик күркәм булды. Балалар кунак түгел – чын хуҗалардай тоттылар үзләрен: уйнадылар, биеделәр, җырлап та күрсәттеләр. Оештыручылар һәм укытучылар зур тырышлык белән әзерләгәннәр бу Чыршы бәйрәмен. Өлкәннәр өчен оештырылган кичке чара исә - бигрәк тә…

Татар мәдәни үзәгенең яңа җитәкчелеге оештырган беренче бәйрәм чарасы булгангамы, әллә бушлай булуы сәбәплеме инде, залда, кем әйтмешли, алма төшәр урын да юк иде. 3 сәгатьтән артык барган тамашаны басып караучылар да бихисап иде. Чөнки сокланып, рәхәтләнеп карарлык булып чыкты театральләштерелгән тамаша.

Сәбәбе дә юк түгел: Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Софья Орлова урынына Нурия Туркованың билгеләнүе, шулай ук Татар мәдәни үзәгенең директоры булып Гөлсинә Герасимова урынына Рамилә Сафинаның килүе, ниһаять, татар мәдәниятенә да җиңел сулыш китерде, дияргә дә була.

Сәнгать җитәкчесе вазифаларын талантлы оештыручы, һәр яклап уңган-булган кызыбыз Әлфия Рамазанованың үз өстенә алуы да Сембер татарларының мәдәни халәтенә олуг файда китерер, иншалла.

Тамашаның үзенә килсәк, анда өлкә үзәгенең һәм Ульянов районы үзәге Ишеевканың барча сәнгать осталары да катнаштылар, дияргә була. Талантлар арасында “көнчелек” дигән нәрсә дә очрый бит кайчакта. Бу очракта бер җан, бер тәндәй күмәклек хөкем сөрде. Тамашаны өлкә башлыгының Милли мәсьәләләр киңәшчесе Рамис Сафин ачып җибәрде.

Тәнәфессез 3 сәгать барган тамашада 30дан артык сәнгать осталары катнашты. Әлеге чара җепшеклек елларында “Туган тел” җәмгыяте оештырган “Сембер җыры” бәйгесен дә хәтерләтте. Оешканлыгы белән, тамашачының туктаусыз алкышлары белән, күтәренке рухы белән.

Бәйрәм концерты тәмамланганнан соң да халык китәргә ашыкмады: фойеда гомум бию, үзара фикерләшү, тәэсирләр белән бүлешү байтак вакыт дәвам итте.
XS
SM
MD
LG