Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйрәмова: Яңа елга мәхкәмә йөге белән керү авыр


Фәүзия Бәйрәмова һәм Дамир Шәйхетдин
Фәүзия Бәйрәмова һәм Дамир Шәйхетдин

Чаллыдагы милли хәрәкәт җитәкчеләренә карата ачылган җинаять эше күпләр өчен аптырау тудырды. Мәхкәмәнең барышы да гаепләнүчеләрне дә, яклаучылар һәм җәмәгатьчелекне дә гаҗәпләндерә. Билгеләнгән 6 мәхкәмәнең 3-се күчерелде. Хәзер инде казый ялга китү сәбәпле, алдагы утырыш гыйнварның 25-енә билгеләнде.

29 декабрьгә тәгаенләнгән мәхкәмә утырышы тагын булмый калды. Сәркатиб моны прокуратура ягыннан шаһитлар килмәве белән аңлатты. Гаепләнүче Фәүзия Бәйрәмова, аның яклаучылары, килгән халык тагын өйләренә таралырга мәҗбүр булды. Моннан алда гына Дамир Шәйхетдин мәхкәмәсендә дә шундый ук хәл күзәтелде. Мәхкәмәнең бу рәвешле баруы гаепләнүчеләрдә, яклаучыларда нинди тәэсирләр тудырган.

“Бу мәхкәмә туйдыра башлады. Киләбез дә, кайтып китәбез. Тикшерү эшләре дә 1 елга якын барды. Тизрәк бетсә, хәерле булыр иде. Халык та арырга мөмкин. Шунысы гаҗәп, һаман шаһитлар килмәгән, диләр. Алар Мәскәү, Казан һәм Түбән Камадан һәм гаепләүче як шаһитлары. Бу шаһитларның килүен мәхкәмә һәм прокуратура тәэмин итәргә тиеш. Ул шаһитлар белән сөйләштем, берсенә дә чакыру җибәрелмәгән. Күчерү яхшыгамы, начаргамы, аңламыйм. Туйдым бу әйберләрдән”, ди Милли Мәҗлес рәисәсе Бәйрәмова.

Хәзерге вакытта ул Чаллыдан беркая да чыгып китә алмый. Бәйрәмова язмаларына экспертиза ясаган Фролованы алдагы мәхкәмәгә чакыруны ул хуплый. Чөнки Фролова Бәйрәмованың “русская агрессия”, “русский колониализм” дигән сүзләрдән гаеп тапкан. “Бу сүзләр тарихи китапларда еш очрый. Сүзләрнең начар булмавын дәлиллиячәкбез. Шулай да яңа елга мәхкәмә йөге белән керү бераз авыррак”, ди Фәүзия ханым.

Бәйрәмованың җәмәгать яклаучысы Тәлгать Әхмәдишин мәхкәмәне тарту-сузу сәбәпләрен үзенчә фаразлый.

“Мәхкәмәнең сузылуы Татарстандагы, Русиядәге вәзгыять белән бәйле. 3 айдан Татарстанга Мәскәү җитәкче билгели. Татарстан җитәкчеләре мәхкәмәне шуңа сузалар. Имеш, Татарстанда булган “экстремистлар”га каршы менә ничек көрәшәләр. Шуны күрсәтер өчен кирәк бу сузу дип саныйм”, диде “Азатлык”ка Әхмәдишин.

Дамир Шәйхетдин фикеренчә, аның эше Фәүзия Бәйрәмова эше белән бәйле. “Аны гаепсез дип табалар икән, мин дә үзеннән үзе гаепсезгә әйләнәм”, дигән фаразда тора Шәйхетдинов.
XS
SM
MD
LG