Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм Украина нефть мәсьәләсендә килешүгә иреште


Русия һәм Украина киләсе елга нефть транзитының бәясе мәсьәләсендә килешүгә иреште. Европага бара торган ягулыкны Украина аша куганда Русия 2010 елда транзит өчен 30% күбрәк түләргә тиеш булачак. Бу хакта агентлыкларга Украинаның
"Нафтогаз" ширкәте вәкилләре хәбәр итә.

Элегрәк Русия Европа Берлеген Словакия, Маҗарстан һәм Чехия юнәлешендә газ куу туктарга мөмкин, дип кисәткән иде. Моны ил рәсмиләре транзит мәсьәләсенең чишелмәве белән аңлатты. Русия вәкилләре Украина кабул ителмәслек шартлар куя, дип белдергән иде.

Европа Берлегендә бу белдерүләр борчу тудырды.
XS
SM
MD
LG