Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:13

Яңа патриарх белән урыс православ чиркәве үзе өчен Русиядә яңа өстенлекләр алмакчы: Кирилл фикеренчә, дәүләт ягыннан ярдәм аерым, "сайланган" гына дини оешмаларга бирелә ала һәм андыйлар дәүләт тарихында тоткан урынына карап билгеләнергә тиеш.

Сишәмбе көнне патриарх Кирилл Русиянең Дәүләт хезмәте академиясендә булып китте һәм анда ясаган чыгышында кызыклы гына фикерләр әйтте. Шуларның игътибарны иң җәлеп иткәне – Русиядә чиркәүгә тагын да зуррак өстенлек бирүне алга сөрү.

"Пропорционал тәртип кирәк!"

Интерфах язуынча, булачак түрәләргә Кирилл, дәүләт “аерым дини оешмалар белән мөнәсәбәтләрне аларның җәмгыяттәге урынына карап, пропорционал принцип нигезендә корырга тиеш”, дип белдергән. Мәгълүм ки, чиркәү Русия халкының 80-ләп проценты православ динен тота дип исәпли.

Әлегә кадәр урыс православ чиркәве үзенең өстенлеген андый югары дәрәҗәдә даулаганы юк иде. Бу фикер – Русияне православ мәмләкәт дип таныту һәм шул сәбәпле чиркәүгә патша заманнарындагы кебек ниндидер өстенлекләр бирү – түбәнрәк дәрәҗәдәге атакайлар, православ экстремистлар тарафыннан Интернетта еш кына әйтелеп килсә дә, патриархат үзе моңа бик сак карады.

Конституция Русияне күпмилләтле дөньяви (секуляр) федерация дип билгели, анда турыдан-туры диннең дәүләттән аерылуы хакында әйтелә. Шул сәбәпле дә чиркәү, 90-нчы елларда үз тәэсирен нык арттыруга карамастан, хәзерге Русиядә үзенә рәсми төстә аерым өстенлекләрне кайтару мәсьәләсен күтәрүдән тыелеп торды.

Үзгәртеп кору елларында пропорционал вәкиллек принцибын бары тик урыс милләтче-антисемитлары гына яклады, бу "Память" кебек үтә радикал төркемнәргә хас иде.

Элек "асаба диннәр", ә хәзер?

Ул чакта православлар хәйләкәр бер төшенчә уйлап чыгарды һәм аны гамәлгә куюда үз ягына Русия мөселманнарын, яһүдиләрен һәм буддистларын да җәлеп итә алды: шушы дүрт дин “Русиянең асаба диннәре” дип атала башлады һәм дәүләт нигездә алар белән генә эш итеп килде.

Бу, әлбәттә, башка диннәрне үзенчә дискриминацияләү булса да, ул чакта сайланганнар рәтенә кергәннәр бу хакта уйлап тормады.

Хәзер инде моның чиркәү өстенлеген яңартуга таба ясалган бер адым гына булуы күренә. Яңа патриарх сайланганнан бирле, ул бу өлкәдәге тырышлыкларын ачыктан-ачык алып бара башлады. Аның сишәмбе ясаган белдерүләре моны раслап кына тора.

Кириллның шушы омтылышлары шактый уңай сәяси шартларда бара – элекке президент Путин дә, хәзергесе Медведев тә инанган православ булуын яшерми. Бар дәүләт чараларында да урыс чиркәве башлыгы алар белән бер дәрәҗәдә тора. Ягъни церемониал ягыннан караганда, дәүләт җитәкчеләре инде күптәннән чиркәүнең урынын билгеләп куйды – ул түрдә.

Башка “асаба диннәр” турында инде хәзер арткы рәтләрдә калган мөселман, яһүди, буддистлар гына сөйли.

Сайланганнарга - ачык йөз, зуррак ярдәм


Православ чиркәү исә яңа үрләр яуларга әзер – патриарх Кирилл “бар дини оешмаларга төп хокуклар гарантияләнгән бер мәлдә, тагын да тыгыз хезмәттәшлек итү аларның кайберләре (сайланганнары) белән генә була ала” дип исәпли. Тыгыз хезмәттәшлек дигәне дөньяви мәктәпләргә, гаскәргә, балалар йортларына, медиага үтеп керүне аңлата ала.

Ә инде “сайланганнар” рәтенә керү шул дини оешмаларның күпсанлыгы, илнең мәдәниятенә керткән өлеше, бу җирләрдә озак гасырлар булуы белән билгеләнә, ди патриарх, андый кәттә статуска кемнең генә ия була алуына ишарә итеп.

Биредә сүз чиркәүгә дәүләтнең капкаларын гына түгел, казнасын ачу турында да бара. Кирилл сүзләренчә, дөньяның күп кенә илләрендә дини оешмаларга акчалата ярдәм күрсәтү табигый күренеш, һәм анда да кайбер сайланган дини оешмалар өстенлеккә ия.

Мөселманнарның "патриархы" әле дә юк


Патриарх Кириллның Русиядәге дөньяви корылышка каршы шушы һөҗүме илдәге мөселманнарның һаман да таркау калуы сүрәтендә бара. Ай башында төрле мөфтиятләрне берләштерү омтылышы ясалса да, берничә көн үтү белән ул туктап калды. Русия мөселманнарында берләшү хакында уртак фикер юк.

Кириллның соңгы белдерүләрен Дәүләт хезмәте академиясендә ясавы да игътибарга лаек. Анда белем алучылар якын киләчәктә Русиянең җирле генә түгел, федерал дәрәҗәдәге дә хакимиятендә урын алачак һәм мөһим дәүләти карарлар кабул итү дә алар кулында булчак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG