Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:42

"Башнефть” мәгълүмат өчен акча түләргә әзер


"Башнефть" ширкәте икътисади иминлек һәм мәгълүматны саклау департаменты башлыгы Владимир Буторинның үлеменә кагылышлы мәгълүмат хәбәр итүчеләргә 100 мең сум бирергә вәгъдә итә. Бу хакта ширкәтнең матбугат хезмәте хәбәр ите.

Прокуратура хәбәренә караганда, 57 яшьлек Владимир Буторин мәете ул яшәгән йорт янында сишәмбе көнне табылган. Буторинга 5 тапкыр атканнар. Тикшерүчеләр бу җинаятьне аның эш вазыйфалары белән бәйли.

“Башнефть” Русиянең иң зур нефть ширкәтләренең берсе.

XS
SM
MD
LG