Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 00:46

Русиядә 6 миллион эшсез бар


Социаль үсеш министрлыгы мәгълүматларына караганда, Русиядә 6 миллион кеше эшсез калган. Мәшгульлек хезмәтләрендә моның өчтән бер өлешеннән дә азрагы генә теркәлгән, диде Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Татьяна Голикова.

Русиядә 141 миллион 100 мең кеше бар дип исәпләнә, бу үткән ел белән чагыштырганда күбрәк. Министр сүзләренчә, үлем-китем аркасында халыкның кимүе мигрантлар хисабына бик сизелми.

Русия статистика хезмәте хәбәр итүченчә, Русиядә үлем-китем кимеп барса да, барыбер бу сан туу дәрәҗәсеннән зуррак булып кала.

XS
SM
MD
LG