Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстан Иранга уран сатырга җыену хәбәрен кире какты


Казакъстан Иранга уран чималын сатырга план кору турындагы хәбәрләрне кире какты. Казакъстан тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле, илнең уран өлкәсендәге эшчәнлеге Халыкара атом агентлыгы таләпләренә туры килә, дип белдерде.

Элегрәк, Көнбатыш дипломатлары Иранның Казакъстанда 1350 тонна чистартылган уран алырга җыенуы турында матбугатта чыккан хәбәрләргә борчылу белдергән иде.

Иран сишәмбе көнне дөнья илләре тәкъдим иткән илнең атом программасы тирәсендә каршылыкларны хәл итү мөддәтен кире какты.
XS
SM
MD
LG