Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:43

Татарстаннан читтә булган төбәкләрдә милләтне, телне, гореф-гадәтләрне саклап калуда татар иҗтимагый оешмаларның керткән өлеше бәя биреп бетергесез. 2009 ел Омски өлкәсендә татар милли хәрәкәте барлыкка килүгә, татар мәдәният үзәкләре, үзешчән сәнгать коллективлары оеша башлауга 20 ел тулуы белән тарихка кереп калыр.

Ел агымында милли хәрәкәт әллә ни үсеш алды дип әйтеп булмаса да, артка чигенү булмады, көндәлек эшләр алып барылды: сабантуйлар үтте, татар телен өйрәнү буенча факультативлар оештырылды һәм эшләде, балалар белән эшләүгә зур игътибар бирелде, үзешчән сәнгать коллективлары уңышлы чыгышлар ясады – яңадан-яңа концерт программалары әзерләп тәкъдим итте, төрле дәрәҗәләрдәге фестивальләрдә, бәйгеләрдә катнашты, өлкә һәм шәһәр күләмендә уздырылган чараларда үз халкының мәдәниятен күрсәтте, башка бихисап эшләр башкарылды.

2009 елда берничә мең халыкны бер җиргә җыючы чара, Омски җирендә ике елга бер үткәрелә торган өлкә Сабантуе булды. Мәдәният министрлыгы дәрәҗәсендә оештырылган бу милли бәйрәмебез Тара районының Олы Уыш авылында үтте. 60 елдан соң быел өченче тапкыр Сабантуй өлкә үзәгендә дә үткәрелде, шулай ук ул Тевриз, Тара, Большеречье, Муромцево, Усть-Ишем район үзәкләрендә һәм кайбер авылларда да узды.

Беренче тапкыр 1990 елда Большеречье районының Яланкүл авылында оештырылган чара – Хәтер көне, хәзер традициягә әверелде. Зиратларны чистарту, якыннарын, туганнарын искә алып догалар уку өчен елдан-ел күберәк авыллар бу изге чараны оештыра. Быел Хәтер көне Большеречье районының Яланкүл, Үләнкүл, Каракүл, Тусказан, Криводаново, Кузатау, Муромцево районының Инцәсс һәм өлкәнең башка кайбер авылларында үтте.

Өлкәдә ике үзешчән сәнгать коллективы –“Умырзая” татар-башкорт фольклор һәм “Наза” халык ансамбльләре быел түгәрәк даталарын - 20 елларын билгеләп үттеләр. Тара районы Олы Уыш авылы “Дуслык” ансамбле, Большеречье районы Үләнкүл авылы “Наза” ансамбле Бөтенроссия фольклор фестивалендә – “Түгәрәк уенда” катнашты.

“Умырзая” татар-башкорт ансамбле Казахстан җөмһүриятенең Семей, Новосибирски, Тобольски шәһәрләрендә төрле дәрәҗәдәге фестиваль-бәйгеләрдә катнашып җиңүләргә иреште, призлы урыннар яулады.

Ел әйләнәсендә “Татар дөньясы” газеты нәшер ителеп килде. Шунысы мөһим, аның һәр саны Омски татарларына гына түгел, өлкә үзәгеннән 600 чакрым ераклыкта булган татар авылларына да җиткерелеп тора. “Татар дөньясы” төрле юллар белән ерак-ерак җирләргә дә барып җитә. Бу хакта Калининград өлкәсе, Мәскәү, Кострома, Тубыл, Казан, Үзбәкстан, Казахстан, Башкортстан һәм башка җирләрдән килгән хатлар сөйли.

Мәгълүм ки, газетның барлык чыгымнары бер кеше, милләтпәрвәр, ихлас күңелле эшмәкәр Тамир Алимбай улы Алимбаев җилкәсендә. Тамир әфәнде бернинди икътисади кризиска карамастан, сыкранмыйча, шапырынмыйча үз милләте үсешенә инде ун елдан артык даими рәвештә ярдәм күрсәтеп тора. “Умырзая” ансамбле дә беренче мәртәбә тулы составында Казахстанга “Иртеш моңнары” фестиваленә бара алуы өчен юл чыгымнарын тулысынча күтәрүче Тамир Алимбаевка рәхмәтле.

Яшь буынның эшләренә күз салсак, аларның да кул кушырып утырмаганын күрәбез. Авыл-районнарда эшләүче үзешчән сәнгать коллективларына хәзер яшьләр кушылып тора. Шәһәр мохтарияте каршында эшләүче “Ялкын” оешмасы яшьләренең күпчелеге ансамбльдә шөгыльләнә. 2009 елда алар төрле дәрәҗәләрдәге фестивальләрдә, конкурсларда катнашып җиңүче дипломнарына ия булдылар. “Ялкын” яшьләре быел “Мин татарча сөйләшәм”, “Чәкчәк бәйрәме” акцияләрен үткәрде, ел әйләнәсендә ял кичәләре үткәрүдә дә, әле генә уздырылган Яңа ел кичәсен оештыруда да яшьләр актив катнашты.

Ә инде күңелсез хәлләрдән, беренче чиратта, татар телен укыту торышыдыр. Омски өлкәсендәге 64 татар авылының 22сендә генә төрле дәрәҗәдә туган тел укытыла: кайсы мәктәпләрдә факультатив рәвештә, һәм берничәсендә генә фән буларак. Ләкин шунда да укыту элекке 3 сәгать урынына 1-2 сәгатькә төшеп калган.

Аның каравы Омскида быел татар теле өч урында укытыла. Өлкә мохтарияте каршында “Мәгариф” белем үзәге эшли, анда татар теленнән башка төрек теле һәм тарих дәресләре дә алып барыла. Шәһәр мохтарияте каршында ике урында, өлкәннәр һәм балалар өчен аерым татар теле дәресләре алып барыла. Аннан тыш өлкәннәр өчен тарих һәм дин дәресләре укыту оештырылган, балалар “Өмет” студиясендә җыр һәм бию түгәрәкләрендә шөгыльләнәләр.

Тагы бер югалту – 2008 ел ахырында кризис сәбәпле, вакытлыча дип тукталган “Сәлам” радиотапшыруы әлегә тергезелмәде. Әйтеп, “Иртеш” дәүләт телерадиоширкәтендә 20 елга якын татар телендә алып барылган тапшыруны тергезү мәсьәләсе әле дә хәл ителү өстендә.

Һәм тагы бер чара – шәһәр милли-мәдәни мохтарияте быел бүгенге көндә тергезелеп килүче Омски ныгытмасында күргәзмә оештырды. Бер ай эшләгән бу күргәзмәдә якынча 6 мең кеше татар мәдәнияте, татарның үткәне һәм бүгенгесе белән танышты.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG