Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ ракеталар турында аерым сөйләшергә чакыра


АКШ Дәүләт департаменты Мәскәүнең борчуларын таратырга тырышып, белдерү белән чыкты, дип хәбәр ителә.

Рәсми белдерүдә: "Вашингтонның АКШ һәм Русиянең уртак карашларын формалаштыру кирәклеген таныганга күрә, АКШта Стратегик һөҗүм кораллары турындагы яңа килешү Ракеталардан саклану системалары турында сөйләшү өчен сәбәп була алмый, дип өметләнәләр", диелә.

Владивостокта булганда Русия премьер-министры Владимир Путин матбугат очрашуында, АКШның Ракеталардан саклану системасына җавап йөзеннән, Русия һөҗүм системаларын үстерергә җыена, дип белдергән иде.

Русия хөкүмәте башлыгы бу ике әйбер үзара бәйле, дип саный. АКШ рәсми вәкилләре, Стратегик кораллар килешүе һәм Ракеталардан саклану системалары турында аерым-аерым сөйләшергә кирәк, дип уйлый.
XS
SM
MD
LG