Accessibility links

2009 елның соңгы көннәре


Татарстаннар 2010 елны каршы алырга әзерләнә. Бәйрәм көне алдыннан Казанда карлы бураннар да уйный, юлларда бөкеләр дә артты, һәркем узган эшләренә йомгак ясап, киләсе елга планнар кора, туганнарына бүләк ала, мәш килә.

Амур түрәләре Казанга кайта

Мондый көннәрдә күңелләрдә сәясәт, икътисад, көндәлек проблемалар турында уйлыйсы килмәсә дә, бу тармакта тормыш шулай ук туктап тормый, дәвам итә.

Узган атнада, “Яңа гасыр” каналында Амур өлкәсенә киткән Казан түрәләренә мәдхия җырланганнан соң, Ерак Шәрык хөкемдарларының да күңелләрендәге таш эрегән ахыры. Гүзәлия Минкина, Равил Тураев, Николай Титов, Андрей Белов, Әнвәр Гайнетдинов Яңа елны туганнары белән бергә Татарстанда каршы алачак. Благовещения мәхкәмәсе аларга кайсына 3, кайсын 2,5 елга ирегеннән мәхрүм итү дигән карар чыгарса да, бу җәзалар шартлы. Әмма Казан түрәләре моның белән дә килешми. Мәхкәмә утырышы тәмамланганнан соң ук, Гүзәлия Минкина: “Без моны болай калдырмыйбыз. Кирәк икән, Мәскәүгә кадәр барып җитәбез. Чөнки без хаклы”, дигән иде.

Дәүләт гаепләүчесе исә, аларга кайсына 4, кайсына 3,5 елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган иде. Әмма мәхкәмә бу түрәләргә халык тарафыннан уңай мөнәсәбәт булуын, аларның югары дәүләт бүләкләренә лаек, материал зыянны кире кайтаруларын һәм гаиләле кеше булуларын исәпкә алып, җәзаны җиңеләйткән.

Ирек Мортазин Яңа елда СИЗОда

Амурдан кайтучы казаннарның күңелләрендә бераз бәйрәм рухы булса да, Татарстан президентының элекке сүзчесе, журналист
Ирек Мортазин, 2010 елны вакытлыча ирегеннән мәхрүм итү бүлегендә каршы алачак. Аңа “яла ягу” гаепләүләре белән 1 ел 9 айга сөргенгә җибәрү җәзасы бирелгән иде. Әлегә ул Югары мәхкәмәдә кассация шикаятенең каралуын көтә. Бу эш видеоконференция рәвешендә15 гыйнварга билгеләнгән. Әмма әлегә Казанның Киров районы мәхкәмәсе карары нигезендә, ул 21 айга сөргенгә җибәрелгән.

“Вечерняя Казань” газеты хәбәрчеләре аның яңа ел алдыннан хәлләрен дә белешкән. Мортазин үзен яхшы хис итә, тәртипсезләнеп йөрми, яшәү һәм ашау шартларына зарланмый, көн саен килеп торган газет-журналларны укый икән.

Шәймиев йомгак ясый

Яңа ел алдыннан республика президенты Миңтимер Шәймиев тә, узган елга йомгак ясап, киләсе елга планнар билгеләде. Бу турыда ул “Интерфакс” агентлыгына сөйләде.

Икътисадка килгәндә, Шәймиев иң элек аның социальга әйләнмәгәненә куана. Аның сүзләренчә, республика җитәкчелеге моны булдырмас өчен күп көч салган.

Кризис елы булуга карамастан, Татарстанның югалтулары белән беррәттән уңышлары да күп булган. 2010 елда “ТАНЕКО” нефть эшкәртү заводының беренче өлеше эшләп китәчәк. Социаль ипотека буенча 1775 мең квадрат метр торак төзелүне, 10 миллиардка капиталь төзекләндерү эшләре алып барылуны, өстәмә 27 мең эш урыны булдырылуны, Универсиада корылмаларын төзүне, асфальт ясаучы 6 заводның ачылуы, шәһәр транспортын җайга салынуны, электрон хөкүмәт төзелүне Шәймиев узган ел казанышларына кертә.

Кризис башланган мәлдә, банк системасы бик куркыткан иде, әмма Русия җитәкчелеге банкта сакланган акчаларга 700 меңгә кадәр гарантия биргәч, ширкәтләргә уңайлы кредитлар алу мөмкинлеге тудыргач, төбәктәге икътисад нигезен тәшкил итүче “Камаз”, “Казаноргсинтез”, “ТАИФ” кебек ширкәтләргә ярдәм иткәч, хәл җайлана башлады”, ди президент.

Әңгәмәдә президенттан Русия мәктәпләрендә “православ дине нигезләрен” укыта башлауга мөнәсәбәтен дә сорыйлар. Аның фикеренчә, динсезлектән китү өчен мондый дәресне кертергә кирәк, билгеле, әмма бу мәсьәләдә бик игътибарлы булырга кирәк. Бу дәрестә төрле диннәр турында сөйләнергә тиеш. Чөнки алай булмаган очракта, бу кешеләрне диннәре буенча аерып карау була. Президент фикеренчә, мондый хәлне булдырырга ярамый.

Соңгы вакытта татар җәмәгатьчелеген 2010 елда республикада президент кем булыр икән дигән сорау борчый. Шул уңайдан кайберәүләр Шәймиевнең Мәскәүгә эшләргә китүен дә фаразлый. Президент бу сүзләргә дә үз мөнәсәбәтен белдерде. “Озак еллар эшләү дәверендә, миңа күп тапкыр Мәскәүдә югары даирәләрдә эш урыннарын тәкъдим иткәннәр иде. Әмма мин туган җиремдә, кирәк булуыма шатмын. Мәскәүдә эшләү миңа кулай түгел”, ди президент.
XS
SM
MD
LG