Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Шыгырдан феномены” Русия иҗтимагый пулатында


Шактый кызыклы чагыштырулар һәм эзләнүләр алып барганнан соң, язма авторлары “Крганов феномены” бар дигән фикергә килгәннәр.

Чуашстан мөселманнары диния нәзарәте мөфтие, Русия Үзәк диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Әлбир хәзрәт Крганов бу көннәрдә Русия иҗтимагый пулатының әгъзасы итеп сайланды. Ул Идел буе федераль округыннан вәкил итеп җибәрелде.

Чуашстан мөфтиенең әлеге вазифага сайлануы аның чираттагы иҗтимагый эш урыны булып торачак. Мөфти хәзрәт әлегә кадәр дә, Чуашстан күләмендәге, Русия югарылыгындагы күп кенә иҗтимагый вазифаларны били иде.

Крганов һәм Шыгырдан феноменмы?

Яңа ел алдыннан Шыгырдан авылы 1 номерлы урта мәктәбе, чираттагы фәнни китабын нәшер итте. Әлеге мәктәп каршында фәнни эзләнүләр комиссиясе эшли. Комиссия ел саен китаплар да нәшер итә. Шуларның берсе “Синең кешеләрең, авылым” дип атала. Ул яңа гына табадан төште. Авылдан чыккан күренекле кешеләр, укытучылар, галимнәр, шагыйрь-язучылар хакында бу китапта шактый мәгълүмат тупланган.

Китапта, беренче язма “Кем кем белән көчле” исеме астында Чуашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Кргановка багышланган. Танылган язучы Флүс Латыйфиның җиңел кулы белән, әле 90 еллар башында ук әйләнешкә кертелгән “Шыгырдан феномены” һәм, 1994 елда, үзенә 18 яшь кенә вакытта Чуашстан мөфтие итеп сайлаган Әлбир Крганов феномены хакында сүз бара әлеге язмада.

“Татар дөньясына, килешәсезме-юкмы икән, Шыгырдан алты мәчетле авыл булып һәм ... Чуашстан мөфтие Әлбир Кргановның ватаны булып танылган. Күп төбәкләрдә, Чуашстан, Шыгырдан һәм Әлбир Крганов бер җепкә төзелгән тәсбих төймәләре кебек, бер урынны белдерәләр.

“Шыгырдан феномены” дип язды кайбер татар язучылары. Инде Крганов феноменын да әйләнешкә кертәсе вакыт җитмәдеме икән? Ник дигәндә?...

Ник дигәндә, бу шәхеснең дә, гайре табигый вәзгыятькә карамастан, үз феномены бар. Әйдәгез, шул хакта уйлашыйк әле”, диелә язмада.

Шактый кызыклы чагыштырулар һәм эзләнүләр алып барганнан соң, язма авторлары “Крганов феномены” бар дигән фикергә килеп, мондый нәтиҗәгә чыгаралар:

Чуашстан президенты Н. В. Федоров, Русиянең Баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин һәм Чуашстан мофтие Әлбир Крганов

“Чуашстан мөфтие бүген Русия Баш мөфтиенең беренче урынбасары. Дистәләгән дәүләт бүләкләре иясе, берничә институт дипломын кулында тоткан кеше, Чуашстан җитәкчеләре белән, Русия президентлары белән кара-каршы утырып аралашкан, шул ук үз татарыбызның мәнфәгатьләрен кайгырткан шәхес. Бу феномен. Шыгырдан үзе тәрбияләгән, ә ул исә үз чиратында Шыгырданга таянган, дан-дәрәҗәгә ирешеп тә, читкә китмәгән, авылына, халкына таянган шәхес.

Димәк, Әлбир хәзрәт Шыгырданы белән, Шыгырдан Әлбир хәзрәте белән көчле. Димәк, “Шыгырдан феномены” белән “Крганов феномены” янәшә атлап барганда сиңа да, миңа да файдадан башка бернинди зыян юк. Шыгырдан үз баласын күтәргән, ул күтәрелгән баласы Шыгырданны күтәрә. Үрнәк тә, гыйбрәт тә алырга гына кала.”

Рәсми мәгълүматлардан

Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов 1976 елда Шыгырдан авылында туа. Шунда ук урта мәктәпне тәмамлагач, Казандагы Кабан арты мәчете мәдрәсәсендә укый. Аны тәмамлагач, Шыгырданның Җәмигъ мәчетендә икенче имам, аннары беренче имам-хатыйб булып эшли. 1994 елда Чуашстан мөфтие итеп сайлана. Уфадагы Русия Ислам университетын, Чуаш дәүләт университетын тәмамлый. Русия Баш мөфтие Тәлгать Таҗетдиннең беренче урынбасары булып сайлана. Бүгенге көндә Русия президенты каршындагы Русия дәүләт хезмәткәрләре академиясендә белемен күтәрә. Өйләнгән, өч бала атасы.

Гайре рәсми мәгълүматлардан


Быел Чуашстанга сәфәр ясаган, татар милли хәрәкәте идеологы Илдус Әмирхан, электән үк ишетеп-белеп торган Әлбир Крганов белән танышырга мөмкинлек булуы, сәфәргә чыгарга сәбәпләрнең берсе булды дип белдергән иде.

Чуашстан мөфтие итеп Әлбир Крганов сайланган вакытта, Чуашстанда 20гә якын мәчет бар иде. Әлбир Крганов рәислегендә, бүген Чуашстанда 40 тан артык мәчет булдырылды. Уфадагы Русия ислам университетының Шыгырданда филиалы оештырылды. Дистәләгән яшь буын дин әһелләре тәрбияләнде.

Чуашстан татар милли мохтарияте рәисе Рәшит Сәнҗәпов, күптән түгел, “Азатлык”ка, Чуашстан татарларының бәхете Әлбир Крганов һәм Фәрит Гыйбатдинов кебек ике шәхеснең, дини һәм милли хәрәкәтнең кулга-кул тотынышып эшләвендә, дип белдергән иде.

Күптән түгел, Әлбир Крганов, Тәлгать Таҗетдиннең, Диния нәзарәтләрен берләштерергә кирәк. дип ясаган тәкъдименә каршы чыкты. Ул моны, Кавказ мөселманнары да, татар-башкорт мәнфәгатьләре сагында торган нәзарәтләргә кушылган очракта, Чечня, Дагыстан, гомумән, Кавказ проблемнары татар-башкорт өстенә дә авачак дип аңлатты.
XS
SM
MD
LG