Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөфти кияве кешегә аткан


Югары мөфти Тәлгать Таҗетдинның кияве Руслан Плиев башкаланың Софья Перовская урамыннан үзенең “Toyota Camri” машинасында китеп барганда, тиешле булмаган урыннан юл аша чыгучыга резин ядрәле пистолеттан аткан.

Соңрак ул үзенең атмавын һәм пистолеты булмавын әйткән. Ләкин милиция хезмәткәрләре аның Ингушетиядә корал йөртергә рөхсәт кәгазе алуын һәм “Rubber” исемле пистолеты булуын белдерделәр.

Руслан Плиевка 33 яшь. Аның милләте ингуш, ул өч бала атасы. Аның Уфада машиналар төзәтү үзәге бар. Югары мөфти киявенең “батырлыгы” уңаеннан комментарийлар бирүдән баш тартты.
XS
SM
MD
LG