Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзәк Азия илләреннән читкә барып укучылар саны аз


Чит илгә барып гыйлем өстәргә омтылган укучылар саны һәрдаим арта. Ләкин бу хыялын тормышка ашыручылар сирәк. Үзәк Азия илләреннән читкә барган укучылар саны иленә карап үзгәрә.

Милләте белән таҗик булган 23 яшьлек Өмет Саидов 2009 елның язында белем алу өчен Америкага китә. Аның максаты - инглиз телен камил өйрәнү. Исеме кебек үк гаиләсе дә улларына зур өмет баглый. Өметкә АКШ визасы алу һәм аның мәктәп акчасын түләр өчен гаиләсе машинасын сата.

Таҗик яшүсмере өчен Америкага барып инглиз телен яхшылап өйрәнү зур хыял. Алар туган ягына кайткач яшьтәшләренә караганда күбрәк мөмкинчелек яуларга өметләнә.

"Минем беренче максатым телне яхшы өйрәнү. Аны камил өйрәнә алсам, илгә кайткач, бу миңа эш табуда зур ярдәм итәчәк. Ул зур мөмкинчелек тудыра", ди Өмет.

Өмет гаиләсеннән һәм иленнән читтә яшәргә озак өйрәнә алмаган. Аның кытай яисә һиндстанлы классташларының үз якташлары белән ешрак очрашу мөмкинчелеге юк. Чөнки Үзәк Азия илләреннән Америкага барып укучылар күп түгел.

Үзәк Азиядән килүчеләр саны 2005 елда 2 тапкырга артса да, аларның саны бүтән төбәкләрдән килгән студентлар белән чагыштырганда бик аз. Америкада Үзәк Азиядән килгән барлыгы 3200 укучы бар.

2009 елда Америка мәктәпләренә алынган таҗик укучылары саны исә 342 кеше. Аларның күбесе мәктәпкә генә түгел, көндәлек яшәү өчен дә акчаны таба алмый зарлана. Бу укучылар эшләргә мәҗбүр һәм күбесе рөхсәтсез эшли. Соңгы 3 ел эчендә канунсыз эшләгән өчен 60 таҗик укучысы кулга алынган.

Өмет АКШта калып эшләргә җыенмый, гаилә тормышын Таҗикстанда дәвам иттерергә тели. Шулай да, ул илгә буш кул белән әйләнеп кайтырга уңайсызлана. Шул исәптән, укуын бетерү белән бераз эшләп алырга хыяллана.

Таҗикстан хөкүмәтенең чит илдә укыган балаларга акча түләргә көче юк.

Икенче яктан, нефтькә бай Казакъстан "булачак" дип аталган стипендия программы нигезендә иң яхшы укучыларын чит илгә җибәрә. Елына 1000 укучының барлык чыгымнары хөкүмәт тарафыннан түләнә. Моның бәрабәренә алар илләренә кайткач, 5 ел буе дәвамында дәүләт эшендә эшләргә тиеш.

Шул уңайдан, АКШта укыган таҗик укучылары саны елдан-ел кимегәндә, казакъ укучылар саны арта.

2009 елда 1714 казакъ студенты АКШтагы уку йортларына урнашкан.

Нью-Йоркның Колумбия университетында Евразия мәктәп проектын җитәкләгән Марина Шпорт Үзәк Азия илләре арасында стипендия програмын иң яхшы башкарган илнең - Казакъстан булуын әйтә.

"Казакъстаннан укырга килгән студентларның вәзгыяте шактый әйбәт. Чөнки аларның барлык чыгымнарын дәүләт үзе түли. Казакъстан илчелекләре укучыларны һәрдаим күзәтә һәм яклый. Иң мөһиме хөкүмәт илгә кире кайткан укучыларны яхшы эш белән тәэмин итә", ди ул.

Читтә укыганнарны иң күп борчыган хәл - илгә кайтып белән эш табу.

Чөнки дөнья тәҗрибәсен җыеп, белемен үстергән бу укучылар илгә кайту белән лаеклы эш таба алмаудан зарлана. Алгарыш программ нигезендә Русия һәм чит илгә барган, анда белемен үстергән Татарстан студентларын да гомум алганда охшаш проблема борчый.
XS
SM
MD
LG