Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:20

Татарстанда урысча “Ислам мәдәнияте нигезләре” дәреслеге чыкты. Мәктәп, мәдрәсә укучыларына исәпләнгән әлеге басма Татарстан баш казые Җәлил Фазлыевның “Җәлил хәзрәт дәресләре” китабының тәрҗемәсе. Дәреслекнең урысчасы белән аеруча Русия төбәкләрендәге мөселманнар кызыксынган.

“Ислам мәдәнияте нигезләре” (“Основы исламской культуры”) дәреслеге 144 битлек ике бүлектән торган басма. Ислам дине турында гомуми караш тудыра торган китапның татарчасын Татарстан баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев инде 1999 елда ук язган булган.

“1998 елны Балтач районында хакимият һәм мәгариф бүлеге белән килешеп “Әхлак” дәресләре укыта башлаган идек. Шунда укытучылар ислам дине белән таныштырган һәм балалар өчен җиңел аңлашыла торган дәреслек кирәк дип әйтте. Ул вакытта зур хәзрәтләрнең күбесе чит илдә укуда иде. Шуңа мин “Җәлил хәзрәт дәресләре” дигән китап яздым. Ул 6-7 тапкыр кабат-кабат бастырылды. Барлыгы 50 мең данә белән чыккандыр”, ди Фазлыев.

Аның әйтүенчә, Балтачта әлеге дәреслек нигезендә укыту 5-9 сыйныфта бара. Барлыгы 42 дәрескә исәпләнгән. Китап язганчы Җәлил хәзрәт 11 ел балалар укыткан һәм дәреслекне шул тәҗрибәдән чыгып эшләгән.

“Ислам турында балаларга аңлаешлы булырлык гади итеп яздым”, ди ул.

Русия төбәкләре мөселманнары ихтыяҗы

Җәлил хәзрәт сүзләренчә, дәреслекнең нәкъ урысчасын сорап Удмуртия, Оренбур һәм башка күп кенә Русия төбәкләреннән мөрәҗәгать итә торган булганнар.

“Без Чуашстанда булган идек, әлеге республика “Дин мәдәниятләре һәм дөньяви әхлак нигезләрен” укытучы эксперимент үткәрелүче 19 төбәк исемлегенә кергән. Һәм алар “Нәрсәдән башлыйк икән?”дип кызыксындылар. Шуңа “Иман” нәшрияты бу китапны чыгаруны тизләтте. Чөнки Татарстаннан читтәге милләттәшләребез телне белсә дә, йә китапны укый алмый, йә авыр укый”, ди Фазлыев.

Русия президенты диннәрне укыту карарын хупланганнан соң, Русия Ислам университеты укытучысы Габдулла Гыйләҗев аны урысчага тәрҗемә иткән. Белгечләр басманы тикшереп бәя биргән. Әмма Фазлыев урысчасы барыбер татарчага тулаем тәңгәл килми дигән фикердә.

“Аның тел-стилен татарчасы кебек саклап булмыйдыр инде. Берничә мәртәбә тәрҗемә итеп карадылар. Әмма ул тәрҗемәләрне ошатмаган идем. Яңасын чагыштырмача ошаттым. Әлбәттә, татарчасы белән тәңгәл үк килеп бетми. Мисал өчен татарчада “Динсез кеше - юлсыз кеше” дигән сүзләр бар анда. Ә урысча “беспутный” дип тәрҗемә итәргәме? Урысча алай матур яңгырамый”, ди Җәлил хәзрәт.

Православлар үз дәреслеген чыгара

Бу көннәрдә чиркәү идеологларының берсе Андрей Кураев “Православ мәдәнияте нигезләре” китабын әзерләде. Аны тикшергәннән соң, патриархның редакция шурасы дәреслекнең кулъязмасын Русия мәгариф һәм фән министрлыгына тәкъдим итү урынлы булыр дигән тәкъдим белән чыккан.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG