Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ доллары 2009 елда американ тавына охшаш юл үтте


2009 елда АКШ долларының үткән юлы нәкъ американ тауларынадагы кебек бер өскә, бер аска сикерде. Cоңгы дистәләрчә елдагы иң зур рецессияне кичергән АКШ икътисады исә өмет чаткылары бирә башлады.

2008 ел ахырына таба дөнья финанс кризисы башлану баштарак долларга файдага гына булды, инвесторлар куркынычлырак базарлардагы байлыкларын чагыштармача иминрәк булган АКШ долларына күчерде.

2009 елның февраленә доллар-евро чагыштырмасы күптәннән күрелмәгән $1.25 дәрәҗәсенә җитте.

Бу АКШ үзәк банкы кризиска каршы һәм икътисадны коткару өчен ашыгыч чаралар күргән вакытка туры килде.

Әлеге чаралар арасында банк процентларының моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә түбән төшерелүе һәм хөкүмәтнең бурычларын түләү өчен өстәмә йөзләрчә миллиард доллар чыгарулар да булды.

Шулай да дөнья илләре икътисадларының җанлана башлавын күрсәтүче беренче ишарәләр килү белән үк, инвесторлар долларларын ташлап тагын зур керемнәр вәгъдә итүче инвестицияләргә таба борылды.

Һәм бу 2009 елның төп темасына әверелде дияргә мөмкин. Лондондагы VTB Capital инвестиция ширкәтенең дөньякүләм стратегиячесе Неил Мэкиннон “Быел, бигрәк тә Федераль резерв системы “күләмле йомшартуны” рәсми сәясәт буларак кабул иткәннән соң һәм банк процентларын нольгә җиткерә язганнан соң, АКШ доллары инвесторлар һәм финанс алыпсатарларының төп акча берәмлегенә әверелде. Инвесторлар һәм алыпсатарлар бурычка долларлар алып аларны күбрәк процентлар китерүче базарларга кертте”, - ди.

Октябрь аена исә доллар еллык иң түбән дәрәҗәсенә төште. 1 евро 1.5 доллар бәяләнде.

Шулай да долларның түбән тәгәрәве кайберәүләр фаразлаган дәрәҗәдә зур булмады.

Лондондагы Chatham House аналитик үзәге вәкиле Ванесса Росси “Җәен бу үзгәреш шул кадәр тиз булып күренде ки, доллар күпкә тизрәк бик түбән тәгәрәр дигән борчылулар булды. Чынлыкта исә бу гамәлгә ашмады. Узган 6 айда без долларның кризиска кадәр булган урынына кире кайтуын күрдек”, - ди.

Декабрь аенда хәтта вәзгыять доллар файдасына үгәреп 1 евро 1.43 доллар тирәсе бәяләнде.

Алыпсатарлар моны ел ахырына таба еврозонадан начар хәбәрләр килү белән бәйләп аңлата.

Грециядә күп кенә бурыч проблемалары булуы ачыкланды. Австриядәге банкларның берсенең дәүләт карамагына күчүе Европадагы банк кризисының әле тәмамланмаганлыгын күрсәтте. Еврозонадагы башка илләр – Ирландия, Испания һәм Португалия дә финанс дефицитларына каршы көрәшә.

Декабрь аенда Standard Bank Plc Греция белән Ирландиядәге вәзгыятьне чыдап булмаслык дип бәяләде.

Кушма Штатлардан исә, киресенчә, өметләндерүче хәбәрләр килә.

АКШ икътисады Икенче дөнья сугышыннан соңгы иң яман рецессиядән чыга дигән ышаныч артканнан арта бара.

Рәсми рәвештә июль аеннан сентябьгә кадәр АКШ икътисады хәтта 2.2 процентка үскән дип игълан ителде. Аңа кадәр икътисад бер ел буе һәр чиректә түбән тәгәрәп килгән иде. Соңгы арада башка саннарның да яхшыруы күзәтелде.

Бу исә АКШ үзәк банкы тиздән долларны көчәйтергә мөмкин чараларга керешә ала дигән өметләрне тагын да ныгытып җибәрде.

Мэкиннон “Базар эш белән тәэмин ителү турындагы иң соңгы мәгълуматларга һәм кибетләрдәге сәүдә күләменә реакция күрсәтә һәм “АКШ икътисады аягына ныграк басуга таба барганга охшый кебек, бу үз чиратында Федераль резерв системын быелгы кредит йөкләмәләрен җиңеләйтү чараларыннан баш тарту турында уланырга һәм хәтта банк процентларын арттырырга мәҗбүр итә ала” дип әйтә ди”.

Шулай да бу долларга куркыныч янамый дигән сүз түгел.

Алар арасында Федераль резерв системының коткару чараларыннан баш тартуы һәм АКШның бюджет дефициты арта бару.

Гыйрак белән Әфганстандагы дәвам итүче сугыш чыгымнары, банкларны коткару өчен түләнүче йолым акчалары, күләмле җанландыру пакетлары нәтиҗәсендә 2009 елның сентябрендә тәмамланган финанс елында бу дефицит моңарчы күрелмәгән 1.4 триллион долларга җитте.

Үзләренең резерв акчалары буларак 2 триллион чамасы доллар тотучы Русия белән Кытай да долларның киләчәге өчен борчыла. Доллар җимерелсә, бу резервлар юкка чыгачак дигән сүз.

Алар хәзер долларларын тотрыклырак башка акчаларга алмаштырырга, бу резервларын төрлеләндерергә тели.

Әмма шул ук вакытта алар долларлардан котылу эшен башлау белән доллар бәясенең нык арзанаюын да аңларга, бик сак булырга тиеш булалар.

Шуңа күрә, Росси фикеренчә, әлегә долларның киләчәк язмышы нинди булачагын фаразлау мөмкин түгел. Долларның киләчәге тагын ярты елдан, ә бәлки аннан да соңрак кына бераз ачыклана башларга мөмкин ди ул.
XS
SM
MD
LG