Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:49

"Татарстан" һава ширкәтенә яңа җитәкче билгеләнде


Татарстанның транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры ширкәт хезмәткәрләренә яңа җитәкчене тәкъдим итте. Ул - очу хезмәте җитәкчесе һәм элекке җитәкче урынбасары Валерий Портнов.

Идарәчеләр шурасының утырышларына җитәрлек кеше булмау сәбәпле, Болгарстан вәкилләренең килмәү аркасында, ширкәткә яңа җитәкчене озак билгеләп булмады, диде министр. Ул, Транспорт министрлыгы үз өстенә җаваплылык алып җитәкчене үзе куярга булды, диде.

Ширкәтнең бурычлары зур, керем 2008 елга караганда 44% кимегән. Ширкәт зыянга эшләгән. Аның күләме 2008 ел белән чагыштырганда 4 тапкырга арткан, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы.

Кредит күләме 66% артты һәм 47 миллионга кадәр җитте, диде транспорт министры Геннадий Емельянов.

Яңа җитәкче алдында "Татарстан" һава ширкәтенең икътисади проблемаларын хәл итү бурычы куела.

XS
SM
MD
LG