Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:21

82 яшьлек хокук яклаучы Алексеева тоткарланды


31 декабрьдә Русия оппозициясе вәкилләре Мәскәүдә каршылык чарасын үткәрергә планлаштырган иде.Чараны үткәрерә рөхсәт бирелмәгән булса да, "Башка Русия", "Сул фронт" тарафдарлары Маяковский һәйкәле янында кичке 6да җыела башлады.

Чара башланганчы ук Триумф мәйдәнына ОМОН хәрбиләре белән 10 автобус һәм кешеләрне тоткарлау өчен 5 машина китерелгән иде.

Милиция хезмәткәре чара канунсыз үтә дип кисәтте, шуннан соң оппозиция вәкилләрен тоткарлау башланды. Төрле мәгълүматларга караганда 30лап кеше кулга алынды.

“Свобода” радиосы хәбәрчесе әйткәнчә, тоткарлау бик дорфа рәвештә башкарылды, кайбер кешеләр карга йөз түбән яткырылды.

Мәскәү Хельсинки төркеме башлыгы 82 яшьлек Людмила Алексеева да кулга алынды. Ул, мине тотып алдылар һәм милиция автобусында алып баралар дип телефоннан белдерде, дип хәбәр итә "Интерфакс" агентлыгы. Алексеева кар кызы киемен кигән иде.

Шулай ук оппозиция вәкилләре Эдуард Лимонов, Ялья Яшин һәм Константин Косякин тоткарланды.

Human Rights Watch хокук яклау оешмасы борчылу белдерде.

XS
SM
MD
LG