Accessibility links

Кайнар хәбәр

"КамАЗ-Мастер" зур юлга чыга


2нче гыйнварга каршы төндә Буэнос-Айреста 32нче “Дакар2010” узышы башлана. Марафонга чыгачак машиналар арасында өч КамАЗ да бар.

Буэнос-Айреска килгән “КамАЗ-Мастер” командасы ярышлар алдыннан оештырыла торган техник тикшерүләрен уңышлы үтте. Чаллы командасы инде рәсемнәргә төште, матбугат очрашуын үткәрде.

КамАЗ ширкәтенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, машиналарны Фирдәүс Кабиров, Владимир Чагин, Илгизәр Мәрдиев җитәкчелегендә төркемнәр йөртәчәк.

Бу юлы "Дакар"да "КамАЗ-Мастер"ның иң көчле көндәшләре катнашмый. МАN алман җитештерүчесенең такымы таратылган. Шуңа күрә Ханс Стейси җитәкчелегендәге төркем 32нче узышларда катнашмый.

IVECO ширкәте исеменнән чыгыш ясаган Холландиядән Герардус де Рой да "Дакар"да булмаячак. Аның "Ефәк юлы-2009" ярышында алган ярасы әле төзәлмәгән икән. Аның урынына узышларда Франция спортчысы Жозеф Адюа руль артында утырачак, дип көтелә. Ул "Дакар"ның иң көчле узышчылары исемлегенә керми, дип искәртә мәгълүмат чаралары.

Аргентинага китәр алдыннан үткәрелгән матбугат очрашуында КамАЗ узышчылары командасы җитәкчесе Семен Якубов, иң көчле көндәшләрнең катнашмавы безгә ярышка салкын карарга нигез бирми, дип белдерде.

"КамАЗ-Мастер" спортчыларына машиналарны андагы җәйнең иң кызу вакытында чүлләр аша куарга туры киләчәк. Русия исеменнән чыгыш ясый торган Чаллы спортчылары бар кыенлыкларны җиңәргә вәгъда биреп китте.

XS
SM
MD
LG