Accessibility links

Башкортстан татарлары 2009 елны япты


Сәлам, хөрмәтле тыңлаучылар! Яңа гына аяк баскан өр-яңа 2010 ел белән ихлас котлауларымны кабул итегез.

Кайчан гына башланган 2009 ел да җилдереп кенә үтеп тә киткән, хәзер аны да тарих тузаны баса башлый инде. Башкортстан халкы өчен, аерым алганда татарлар өчен, нинди вакыйгалары белән истә калды соң ул? Мәдәни тормыштагы кайбер вакыйгаларга күз салып алыйк әле.

Башкортстандагы мәдәният һәм сәнгать, әдәбият тормышы шактый җанлы булган узган елда. Танылган язучыларның юбилей тантаналары, төрле әдәби-музыкаль кичәләр бихисап, саный китсәң.
Башкортстан Язучылар берлегендәге Татар язучылары берләшмәсе шактый уңышлы гына эшләде былтыр. Дистәдән артык районга чыгып, андагы яшь иҗатчылар белән очрашулар, аларның кульязмаларын тикшерүләр оештырылды. Кайбер каләм әһелләре Язучылар берлегенә әгъзалыкка тәкъдим ителде.

Былтыр Башкортстан татар каләм әһелләре өчен шактый җимешле ел булган. Үзнәшер юлы белән байтак китапларын нәшер итүгә ирешкән алар. Шулай да иң дәрәҗәлесе Башкортстан дәүләт “Китап” нәшриятында үз китабың басылып чыгу, әлбәттә. Менә бу тәңгәлдә дә узган ел башка еллардан күпкә яхшырак булган. “Китап” нәшриятының мөхәррире, танылган татар журналисты Динә Морзакаева әйтүенчә, нәшриятта татар телендә егермегә якын китап ташка басылган. Алар арасында күпчелеге әдәби китаплар булса, уку-укыту әсбаплары, татарча дәреслекләр дә бар.

Сәнгать өлкәсендә Башкортстан татарлары өчен шулай ук шактый уңышлы булды дип әйтергә мөмкин узган елны. Күренекле артистларның юбилей тантаналары, иҗат кичәләре үтте. Уфа “Нур” татар дәүләт драма театрының һәм Туймазы татар дәүләт театрының дистәгә якын артисты атказанган исемнәрен алды. Танылган җырчы Айдар Галимов Казанда “Татар җыры” халыкара бәйгесендә чираттагы тапкыр җиңү яулап, унынчы тапкыр “Алтын барс” сынын алуга иреште.
Соңгы елларда, нигездә, Мәскәүдә яшәүче танылган композитор Рим Хәсәнов өчен дә уңышлы булды 2009 ел. Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә лаек булды ул.

Башкортстан татарларының милли-мәдәни чараларын оештыруда Башкортстан татар конгрессы зур тырышлык салды. Бөтендөнья Татар конгрессының Башкортстандагы даими вәкиле Алик Локманов белән сөйләшүебездә без шул чараларның кайберләренә тукталып китәргә булдык.

“Узган ел Башкортстан татарлары өчен күңелле вакыйгаларга шактый бай булды”, - ди Алик Локманов. – 2009 елны без Башкортстанның атказанган рәссамы Вәкил Шәйхетдиновның Казандагы күргәзмәсе белән ачып җибәрдек. Күргәзмәдә аның 50гә якын искиткеч матур картиналары урнаштырылган иде. Бик югары бәя алды бу әсәрләр.

Аннан безнең узган елдагы иң зур эшебез дип “Туган тел” татар җыры бәйгесен әйтергә була. Бик матур үтте ул. Анда яңа татар талантларын ачтык. Шулай ук татар яшьләренең “Шаяннар һәм тапкырлар” бәйгесен дә оештырдык. Анда да татар рухы артуын сиздек.

Башкортстан татар укытучылары белән әллә күпме чаралар оештырдык. Алар өчен Бөтендөнья татар конгрессы 85 мең сумлык китаплар - әдәби басмалар һәм уку дәреслекләре җибәрде күчтәнәч итеп.

Ульяновскидагы Сабантуйга барып кайттык 20 кешелек вәкиллек белән. Без анда үзебезнең иманлы татарлар булуыбызны күрсәттек. Дуңгыз итеннән кыздырылган итне ашамадык, исерткеч эчемлекләр эчмәдек. Безнең атаклы җырчыбыз Фән Вәлиәхмәтов гармунда уйнап җырлый башлагач, аңа барыбыз да кушылып җырладык. Шуннан ульяннар бөтенләй аптырады – “карале эчмичә дә җырлашып утырып була икән” дип. Безнең вәкиллектәге Салават шәһәре Татар конгрессы оешмасы җитәкчесе Әсгать Корманаев (5 вакыт намазын калдырмыйча укучы) әйтте “безне, милләт буларак, бу заманда бары тик иман гына, динебез ислам гына саклап калачак”, - диде.

2010 елга Башкортстан татарлары зур өметләр белән керә. Төрле юнәлешләрдә быел тормышлар җайга салынсын, икътисадый төшенкелекләр бәкәлгә сукмасын, дип телик. “Азатлык” дулкыннарында яхшы хәбәрләрне күбрәк ишетергә язсын. Яңа туган Ак барыс елы барчабызга да миһербанлырак булсын, эшләребез уң барсын. Саулык-сәламәтлектән аермасын, дуслар. “Азатлык” радиосын даими тыңлаучыларыбыз да, башка милләттәшләребез дә куйган максатларына ирешсен, кайгы-хәсрәтләр урап үтсен аларны. Яңа ел белән сезне газиз милләттәшләр!
XS
SM
MD
LG