Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оппозиция митинг уздыру өчен Мәскәү хакимиятеннән рөхсәт алырга тырышачак


Оппозиция 31 гыйнвар көнне Триумф мәйданында чираттагы митинг уздыру өчен Мәскәү хакимиятеннән рөхсәт алырга тырышачак. Бу хакта “Башка Русия” коалиция җитәкчеләрнең берсе Эдуард Лимонов хәбәр итте.

Пәнҗешәмбе көнне рөхсәт бирелмәгән булса да, "Башка Русия", "Сул фронт" тарафдарлары Маяковский һәйкәле янында каршылык чарасы үткәрергә тырышканда, 50 кеше тоткарланды. Алар арасында Мәскәү-Һелсинки төркеме башлыгы 82 яшьлек Людмила Алексеева дә бар иде.

Чара башланганчы ук Триумф мәйданына ОМОН хәрбиләре белән 10 автобус һәм кешеләрне тоткарлау өчен 5 машина китерелгән иде.

“Свобода” радиосы хәбәрчесе әйткәнчә, тоткарлау бик дорфа рәвештә башкарылды, кайбер кешеләр карга йөз түбән яткырылды.

Халыкара хокук яклау оешмалары Мәскәү хакимияте гамәлләренә тәнкыйть белдерде.

Барлык тоткарланучылар 31 декабрь көнне җибәрелгән. Әмма Лимонов әйтүенчә, аларга карата мәхкәмә булачак һәм административ кулга алу карары чыгарылырга мөмкин.

31 октябрьдә рөхсәт ителмәгән митингта катнашу өчен Лимонов инде 10 тәүлек изоляторда утырып чыккан иде.
XS
SM
MD
LG