Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рус православ чиркәве руханиларының беренче төркеме хәрби бүлекләргә ел башында җибәреләчәк


2010 ел башында Рус православ чиркәве руханиларының беренче төркеме чит илдәге Русия хәрби бүлекләренә җибәреләчәк.

“Интерфакс”ка Русия хәрби хезмәт баш идарәсенең патриотик тәрбия һәм иҗтимагый берләшмәләр бүлеге башлыгы Игорь Сергиенко хәбәр итүенчә, 2009 елның 1 декабреннән хәрби бүлекләргә дин тотучы хәрбиләр белән эшләү өчен командир ярдәмчесе вазыйфасы кертелгән.

“Без хәзер бу карар хакында барлык конфессияләр белән сөйләшү алып барабыз. Әлеге вазифаларга руханилар сайлана”, диде ул.
XS
SM
MD
LG