Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:48

Пермь өлкәсендә боралак казага очраган


Пермь өлкәсендә "Робинсон-44" боралагы казага очраган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының җирле идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, машина шимбә көнне төшкән булган, боралактагы очучы исән калган. Аның тәне пешкән, ул авыр җәрәхәтләр алган.

Боралак җирле электро-техник ширкәтнеке булган, ул рөхсәтсез очыш ясаган, дип хәбәр итте Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының җирле идарәсе вәкиле.

XS
SM
MD
LG