Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:24

Пакстандагы шартлауда үлгән кешеләр саны 95 җитте


Дистәләрчә кеше зыян күрде, берничә йорт җимерелгән, хәрәбәләр астында да кешеләр була ала, дип хәбәр ителә.

Бу фаҗига Төньяк һәм Көньяк Вазиристан вилаятләре чигендә Лакки Марват шәһәре янында була. Интихарчы бомба кулган машинада волейбол уены барган мәйданга чыгып үз-үзен шартлата.

Шартлау нәтиҗәсендә, спортчылар гына түгел, җан атарлар да зыян күрә. Уен карарга 300ләп кеше килгән.

Полиция вәкилләре, бу һөҗүмне оештыручылар шәһәрне үз контроле астына алыр өчен, халыкны куркытырга теләгән, дип саный.

Пакстан армиясе Талибан хәрәкәтенә каршы көрәш алып бара.

XS
SM
MD
LG