Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:19

Төньяк Кореяда хөкүмәт яклы урам җыены үтте


Пхеньяның төп мәйданында йөзәр мең кеше җыелды. Кешеләр хөкүмәтнең яңа елга планына теләктәшлек белдерер өчен урамга чыкты, дип хәбәр ителә.

Яңа ел бәйрәм котлавында АКШ белән мөнәсәбәтләрне яхшырту, Көнбатыш белән илнең атом программасы мәсьәләсендәге каршылыкка чишелеш табу, яшәү дәрәҗәсен яхшырту турында тәкъдимнәр әйтелде.

Төньяк Кореяда хөкүмәтнең яңа елга планнарына яклауны күрсәтер өчен ел саен урам җыеннары оештырыла.


XS
SM
MD
LG