Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алексееваны тоткарлау өчен Медведевның гафу үтенүен таләп итәләр


Оппозиция вәкиле Мәскәү Һельсинки төркеме башлыгы, танылган хокук яклаучы 82 яшьлек Людмила Алексееваны тоткарлау өчен Русия президентының гафу үтенүен таләп итә.

Бу хакта “Правое дело” фиркасе рәистәше Леонид Гозман, радиобызга биргән әңгәмәдә белдерде. Бу хакта ул Дмитрий Медведевның блогына язып калдырдым дип белдерә. Әмма сәхифәдә бу язу әле чыкмады, ди мәгълүмат чаралары.

Мәскәүдә Триумф мәйдәнында 31 декабрь кичендә оппозиция вәкилләре җыелган иде. Алар җыелу иреген яклап тыныч каршылык чарсын үткәрергә теләде.

ОМОН вәкилләре, чара рөхсәтсез үтә дип, җыелучыларны тоткарлады. Көчләп машиналарга утыртылган кешеләр арасында 82 яшьлек Людмила Алексеева да бар иде.

Агентлыклар язганча, ул үзе гафу үтенүне көтми, Алексеева милиция тыныч урам җыенында тоткарланган кешеләр алдында гаебен танырга тиеш, дип әйтә. Алексеева хакимиятләргә урам җыеннарын рөхсәт итү аша “гафу үтенергә” тәкъдим итә.
XS
SM
MD
LG