Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:08

Хокук яклаучылар оппозиция мәхкәмәләре барышын күзәтмәкче


Русия хокук яклаучылары 31 декабрьдәге урам җыенында тоткарланган оппозиция вәкилләре өстеннән булачак мәхкәмә эшләрен күзәтеп барырга җыенуы турында белдерде.

Бу хакта үзенең интернеттагы сәхифәдә Мәскәү Хельсинки Төркеме башлыгы Людмила Алексеева белдерде.
Ул һәм тагын берничә дистә кеше яңа ел алдыннан урам җыенында тоткарланган иде.

"Башка Русия" коалициясе башлыкларының берсе Эдуард Лимонов, аның эше мәхкәмәдә 11 гыйнварда каралачак, дип белдерде.

Ул рөхсәтсез үткәрелгән урам җыенында катнашкан өчен үктәбрьдә 10 көн изоляторда утырды инде.

Чираттагы урам җыены 31 гыйнварга билгеләнгән. Лимонов сүзләренчә, оештыручылар бу чара өчен хакимиятләрдән рөхсәт алырга тырышачак.

XS
SM
MD
LG