Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда бал ярминкәсе үтәчәк


8 гыйнварда “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә бал ярминкәсе ачылырга тиеш.

Бу чарада бөтен Русиядән 50 иң оста умартачы катнашырга җыена. Күргәзмәгә килүчеләр Ростов, Краснодар өлкәсе, Мари, Удмуртия, Төньяк Осетия һәм Татарстан республикаларында җыелган балны тәмләп карый алачак.

Анда юкә, көнбагыш, урман чәчәкләреннән генә түгел, каштан, эвкалипт агачлары һәм Альп тауларындагы чәчәкләрдән җыелган бал да тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмәдә катнашучы умартачылар бал эчемлекләрен, умарта корты җилемен дә алып киләчәк, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы.
XS
SM
MD
LG