Accessibility links

Кайнар хәбәр

2009 елда Башкортстан татарлары тормышы


2009 ел Башкортстан татарларына әллә нинди зур шатлыклар алып килмәде. Көенечләр, проблемалар күбрәк булды. Күбесе мәгарифкә кагыла.

Узган елда йөзгә якын татар мәктәбе ябылды, шулар арасында Уфадагы башлангыч белем бирүче “Әлифба” гимназиясе дә бар. Башкорт дәүләт университеты, Башкорт дәүләт педагогия университеты һәм Стәрлетамак педагогия академияләренең татар бүлекләренә студентлар кабул итү саны кыскартылды.

Башкорт дәүләт университетына көндезге бүлеккә, мәсәлән, кыскартудан соң 15 урын калган иде. Заманында бер урынга 3-4 абитуриент алынган бу бүлеккә үткән ел 15 гариза кабул ителде, ягъни конкурс булмады. Шуларның барысы да кабул ителде, ләкин өчесе башка югары уку йортларына китеп барды. Шулай итеп, булган 15 урынның да өчесе янды. Югары уку йортларындагы башка татар бүлекләрендә дә хәлләр шул чама.

Бәләбәй татар гимназиясе укытучылары һәм ата-аналары елны мәхкәмәләшеп уздырды. Алар оптимизация сылтавы белән бетерелгән сәнгать юнәлешендәге белем бирүне кайтару өчен алышты. Мәхкәмәләшүләр яңа елга да “бүселеп чыкты”.

Шатлыклы вакыйгаларга килгәндә, 5 ел мәхкәмәләшеп йөри торгач Башкортстан татар милли-мәдәни мохтарияте, ниһаять, теркәлүгә иреште. Мохтарият рәисе Рамил Бигнов сүзләренә караганда, ул теркәү хезмәтенең яңа җитәкчелегенә бәйле. “Алар республика хакимияте кесәсенә кермәгән бәйсез кешеләр”, дип белдерде Рамил Бигнов. Үткән елны Башкортстан татар иҗтимагый үзәге корылтаен уздырып яңа рәис сайлады. Ул - Кадерле Имаметдинов. Кадерле Имаметдинов заманында бәйсез “Идел-Урал” газеты мөхәррире буларак билгеле. Татар иҗтимагый үзәге оешуының 20 еллыгын билгеләде. Аның бүлекчәләреннән Бәләбәй ТИҮе дә 20 еллыгын билгеләде.

Башкорт һәм урыс теле укытучылары арасында ел да ел укытучысын билгеләп киләләр. 2009 елны беренче тапкыр татар теле укытучылары арасында да шундый бәйге үтте. Бу урынга Агыйдел шәһәреннән Әдибә Хаҗиева лаек булды. Аңа һәм финалда катнашкан тагын ике татар укытучысына “Башкортстанның атказанган укытучысы” исемнәре бирелде.

Соңгы елларда беренче тапкыр Уфада Хәтер көне билгеләнде. Хәтта өч тапкыр. Беренчесе мәдәни чарадан гыйбарәт булса, икенчесендә чыгышлар тыңланды. Өченчесендә Уфаның “Ихлас” мәчетендә хәтер көне уңаеннан вәгазь тыңланды, шәһит китүчеләр рухына догалар укылды.

Башкортстандагы бердәнбер бәйсез газет - “Халык ихтыяры - Воля народа” ел барышында нибары өч кенә санын чыгара алды. Ниһаять, республиканың Октябрьский, Нефтекама, Сибай шәһәрләрендә Татарстан телевидениесен карау мөмкинчелеге туды.
Татарлар тормышына бәйле искә алырлык вакыйгалар шулар булды.
XS
SM
MD
LG