Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таҗикстанда 20 мең кеше йортсыз калды


Таҗикстанның Бадаxшан районында булган көчле җир тетрәү аркасында, 20 меңгә кадәр кешенең йорты җимерелде.

Зилзилә Рихтер үлчәме белән 5,3 дәрәҗәсендә булган, дип хәбәр итә рәсми чыганаклар.

Бадаxшанда Ванч авылы аеруча зыян күргән, торак йортлар ишелгән, электр уты чыбыклары өзелгән, юллар ватылган. Җирле хастаханә һәм мәктәп тә ишелгән.

Таулы-Бадахшан вилаятенең Ванч районы рәсмие Атабәк Субадаров, зилзиләдә якынча 1.5 миллион долларлык зыян булган. Төбәктә халыкка ярдәм чаралары дәвам итә.
XS
SM
MD
LG