Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ СПИД белән авыручыларны илгә керүне тыйган карарны гамәлдән чыгарды


Америка, HIV/AIDS белән авырган кешеләрнең илгә керүен тыйган 22 еллык карарны гамәлдән чыгарды. Әлеге тыю, әле вирус турында бик үк мәгълүмат булмаган 80нче елларның ахырында, халыкның хәвефкә бирелгән чагында алынган иде.

Шулай итеп, АКШ араларында Согуд Гарәбстаны һәм Либия да булган, AIDSле кешеләрне илгә кабул итмәгән 12 дәүләт арасында үз урынын алган иде.

Ләкин әлеге вирусны дәвалау чаралары һәм халык арасында бу хакта үзаңның артуы белән канунның кирәге калмады.

Обама, элекке канунның Американың СПИД белән көрәштә рәислек итү сыйфатына туры килмәвен әйтеп, канунны тәнкыйтьләгән иде.

АКШ 2012 елда беренче мәртәбә HIV/AIDSгә багышланган халыкара бер конференция тәртипләргә әзерләнә.
XS
SM
MD
LG