Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Украинаны "балканлаштырырга" тели


Сәясәт белгече фикеренчә, Русия премьер-министры Владимир Путин Украинаның таркалуына өмет итә. Бу очракта Украинаның көнчыгыш өлешен һәм Кырымны Русия үзенеке итә алачак.

Сәясәт белгече Володимир Горбач әйтүенчә, Украинада дәүләтчелек һәм икътисад киләчәктә дә соңгы еллардагы кебек үсешен мөшкел хәлдә дәвам итсә, Путин өметенең тормышка ашуы да бик ихтимал.

“Украинада җитәкчеләренең бер-берсе белән дошманлашуыннан башлап түрәләрнең коррупциягә чумуына хәтле илнең ниндидер мөһим гамәлләр кылуына сәләтсез була баруын күрсәтә. Әлбәттә мин илнең таркалуын мөмкин хәл дип санамыйм, әмма мондый куркыныч бар”, ди Украина сәясәт белгече Польшаның "Gazeta Wyborcza"га биргән әңгәмәсендә.

Горбач фикеренчә, Украинаның НАТОга керүенә каршы торуы Русия өчен беренче чиратта җир мәсьәләсе белән бәйле. Шулай ук тагын бер стратегик ният тә юк түгел - Ерак Көнчыгышта “тамыр җәйгән” кытайларга һәм Русиядә даими арта барган мөселманнарга каршы кую өчен Мәскәүгә Украинадагы славян халкы бер дә комачауламас иде.

“Русиягә эшкә килгән украиннарны яхшы каршы алулары да шуны күрсәтә”, ди Горбач.

Шул ук вакытта ул украиннарның һич кенә дә Путинны үз җитәкчесе итеп күрергә теләмәүләрен әйтә.

“Путинның Русиядә кулланыла торган демократиясе, әлбәттә, украиннарга читтән карап торганда комачауламый, әмма үзләренә кагылса ул аларны “баса” башлар иде. Украиннар шактый иреккә күнеккән халык”, ди Горбач.

Бу көннәрдә Русия тарафлы Украина басмаларында тагын кырымтатарларына каршы язмалар урын ала башлады.

“Tatarlar.ru” язуынча, үз җирләрен кире дәгъва итүче кырымтатарлары шул мәкаләләрдә “мөмкин террорчылар”, “басып алучылар” дип атала.
XS
SM
MD
LG