Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия-Беларус бәхәсе: Европа нефтьсез калмасмы?


Русия һәм Беларус арасында нефть бәясенә бәйле бәхәс дәвам итә. Европа исә әлеге каршылык нәтиҗәсендә, үзләренә нефть килү туктар дип курка. Әлеге хәл дөнья базарында нефть бәясенең кинәт артуына китерде.

Мәскәү белән Мински арасындагы сөйләшүләрне Европа илләре зур кызыксыну белән күзәтә. Нефть бәясенә бәйле элекке килешүнең вакыты 31 декабрь көнне чыкканнан соң, Русия һәм Беларус әле яңасын имзалауга ирешә алмады.

Якшәмбе көнне Reuters исемнәрен белгертергә теләмәгән трейдерларга сылтап, Русия Беларусның ике нефть эшкәртү корылмаларына 1 гыйнвардан нефть бирүне туктатты дип язып чыкты. Әмма дүшәмбе көнне Русиянең “Транснефть” һәм Беларус дәүләт нефть ширкәтләре бернинди үзгәреш юк, нефть эшкәртү корылмалары элеккечә эшли, дип белдерде.

Әлеге вакыйгалар Европа өчен аеруча да мөһим. Чөнки аларга Русия нефте Беларус аша “Дуслык” (“Дружба”) үткәргеченнән килә. 2007 елны шундый ук бәхәсләр чыккач, Германия һәм Польшага нефть җибәрү туктатылган иде.

Мәскәү исә килешүдәге барлык үз бурычларын үтиячәген ышандыра.

Русия “Дуслык” торба үткәргече аша көненә миллион мичкә нефть җибәрә. Германия аның 15% ала. Польша исә 75% әлеге нефтькә бәйле.

Беларус Русиядә нефтьне бер бәягә алып, аны Европага кыйммәтрәккә сата килде. Һәм миллиард долларлык керем ярдәмендә Беларус президенты Александр Лукашенко үзе теләгән сәясәтне алып барды.

Хәзер Кремль Беларуска нефтьне базар бәясеннән бирәчәген белдерә. Әмма Мински бу Беларус, Русия һәм Казакъстан таможня берлеге килешүен бозу дип саный.

Беларус Мәскәү шартларына җавап итеп, Европага нефть кудыру бәясен 10 тапкырга арттырачагы белән куркытты.

Беларус республикасы Русияне үзенә басым ясавын әйтте. Һәм күршеләрен куркыту өчен Кремльне энергетик байлыкларны сәяси корал буларак куллануда гаепләде.

2006 елны Украинада Көнбатыш яклы президент сайланганнан соң, Русия газның бәясен 4 тапкырга арттырачагын белдергән иде. Ике яклы бәхәсләр сәбәпле, Европага газ килүдә тоткарлыклар булды. Узган елны салкыннар вакытында Украина аша газ килмәү сәбәпле, Европада миллионнарча кеше бер атнага җылысыз калды.

Ике арадагы киеренкелеккә карамастан, Русия Беларусның иң якын дусты булып кала. Ике ил уртак сәяси берлек төзү турында сөйләшүләр алып барган иде.

Русия түрәләре нефть өлкәсендә ике арадагы сөйләшүләр дәвам итә дип белдерә. Әмма әлегә хәтле алар уңай нәтиҗә бирмәде. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Беларустагы нефть эшкәртү корылмаларында әле бер атнага җитәрлек нефть бар.

Әлеге тарткалаш дөнья базарында нефть бәясенең кинәт артуына китерде. Аның бер мичкәсе 80 доллардан артып китте.
XS
SM
MD
LG