Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:33

Юлбарыс елы теш күрсәтми генә башланды


Башкортстанда Яңа ел яллары бара. Хезмәт елы 11 гыйнварда башланачак. Укучылар исә 18 гыйнварга кадәр ял итәчәк. Ел зур вакыйгаларсыз гына “ишекләрен ачты”.

Хәтта фейерверк-салютлардан зыян күрүчеләр турында хәбәрләр дә юк. Шулай ук бөтенләй хәбәрләр дә юк түгел, мәсәлән, елның беренче көннәрендә 30 янгын булып, аларда 6 кеше янып үлгән.

Мәгълүмат агентлыклары узган елга йомгак ясауларын дәвам итә. “Регнум” агентлыгы хәбәренә караганда, узган ел җәнҗалы премьер Раил Сабаевның интернетка куелган аудиоязмасы булган. Анда кайбер югары вазыйфалы кешеләр тәнкыйтьләнгән иде. 2009 ел хурлыгы - юл хәвефсезлеге инспекторы Артур Хуҗиәхмәтов белән булган хәл.

Исерек прокуратура хезмәткәрен туктатканы өчен аңа җинаять эше ачылган иде. Эш шунда, канун буенча прокуратура хезмәткәрләрен тоткарларга ярамый. “Регнум” 2009 ел башы белән Мортаза Рәхимовның вазыйфасыннан китәчәге турында булган хәбәрне “Ел фальстарты” дип атый.

Яңа ел татар халык авыз иҗаты буенча нәрсәләр ышандыра? Бу турыда Башкорт дәүләт университетының татар кафедрасы галиме, филология фәннәре кандидаты Илдус Фазлетдинов шуларны ирештерде:

“Төрки календарь буенча 2010 ел Барс елы. Ул елда туучылар барс кебек батыр һәм кыю булыр дип өметләнергә кирәк. Барс елы - байлык елы. Ул уңышка бай булачак. Барс елында барын чәч, һич булмаса, тары чәч дигәнәр. Шул ук вакытта халык һәм түрәләр арасында дошманлык һәм гаделсезлекләр булыр дип фаразлана. Ягъни, безне уңышка бай, шул ук вакытта, гаделсез ел көтә булып чыга”, диде ул.

XS
SM
MD
LG