Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Надиров: "Бер совет милләтен әвәләү сәясәте СССРны таркатты"


Самарның Дуслык йортында чыга торган “Этнос һәм мәдәният” исемле журнал тулысынча милли мәгарифкә багышланган. Бүген Самар өлкәсендә телләрне өйрәнү кануни нигездә кәгазьдә теркәлгән, ә чынбарлыкта милли телне өйрәнү мөмкинлеге юк.

“Төрлелектәге бердәмлек” исемле язма журналның башында бирелгән. Авторы - Самар өлкәсенең администрациясендә милли мәсьәләләр киңәшче Надежда Осипова. Авторның кайбер фикерләре:

- Интернетта кулланылмаган телнең киләчәге юк.

- Балаларның 30%-ы телне белмәсә, ул тел югала.

- Тел гаиләдә кулланылса гына саклана.

- Косовада Милошевич албан телен укытуны тыйды. Ахыры яман булды.

- Халыкларның телләре дәүләтнең олуг хәзинәсе.

Куанычлы хәл - өлкә хакимиятендә эшләүче Осипова шулай итеп милли телләрне саклау сәясәтен алга сөрә.

Азат Надиров алты битле язмасына: ”Русия халыкларына үз телләрен өйрәнергә Конституция биргән хокукый мөмкинлекләрне тормышка ашыру проблемалары”, дигән. Шул язмадагы аерым фикерләргә тукталыйк.

- Татар кешесе рус телен үзенекенә караганда яхшырак белүе бар. Ләкин дә аңа карап ул үзен “рус” дип хис итми.

- Үз татар телен белмәгән кеше олыгайгач шул җитешсезлеге өчен ата-анасына да, дәүләткә дә үпкә тота.

- Тел беткәч, халык бетә.

- Милләтләрдән бер совет милләтен әвәләү сәясәте СССРны таркатты.

- Бүгенге көндә Самар өлкәсендә 2613 татар баласы үз телен өйрәнә, чуашларның 1670 баласы чуаш теле дәресләренә йөри. Мукшыларның 248 баласы, башкортларның 152 баласы үз телен өйрәнә.

Надировның язмасы төшенкелек белән тәмамлана. Чөнки милли хәрәкәт юлбашчылары Русия президентына, хөкүмәт башлыгына, Дәүләт Думасына кат-кат хатлар язуларына карамастан, татар телен кыса баралар, милли телләрне юк итү сәясәте көчәйгәннән-көчәя бара.

Мукшы үзәге рәисе Любовь Колесникова язуынча, Русиядә иң көчле ассимиляция мукшы һәм эрзя милләтендә. Өлкәдә 86 000 мукшы яши. Барлыгы 248 бала үз телен өйрәнә.

Светлана Жидкова һәм башка галимәләр мондый фикердә: "Милли телләрне өйрәнү кануни нигездә кәгазьдә теркәлгән, ә чынбарлыкта милли телне өйрәнү мөмкинлеге юк".

Бик күп язмаларда мәктәпләргә православ рухын кертү турында язалар. Рус галимәләре җәмгыятьтәге барлык башбаштаклыкны җиңүдә төп көч итеп православиягә таяналар.

Ә бит гади генә сорау бирәсе килә. 1917 елга кадәр чат саен чиркәү булган. Ә нигә соң бөек рус милләте акларга һәм кызылларга бүленеп ата белән ул, туган белән туган канга батып сугышкан?
XS
SM
MD
LG