Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең йөрәге татарсыз


Узган ел Самарның мәдәни тормышы күп кырлы булды. Кризис булуга карамастан, мәдәният министрлыгы “Сердце России” ("Русиянең йөрәге") исемле журнал да чыгара башлады.

65 битле, яхшы кәгазьдә, төсле сурәтләр белән бизәлгән басманың эчтәлеге дә бай. Сәнгатьнең һәр төре йомгаклау санында урын алган.

200 ел элек язылган француз балеты да Самар театры сәхнәсендә яңача кабул ителә. Өлкәдә дистәләгән зур мәдәни чаралар узды. Ләкин мәдәни чараның тамашачысы да кирәк бит әле. Журнал мөхәррире Илья Сульдин кереш сүзендә: “Күргәзмәләр, фестивальләр булды. Куанычлар һәм кәеф китүләр булды. Иң күңелсезе шунда ки, чараларда халык әз катнашты”, дип язган.

Журнал хезмәткәрләре мәдәни елга йомгак ясап, 81 вакыйганы атаган. Аеруча игътибарны правослау чараларына биргәннәр.

Хәтта балалар музыка мәктәбенә рояль алу да аерым вакыйга итеп күрсәтелә. Самар Дуслык йорты уздырган мәдәни чараларны журнал яктыртып иза чикмәгән. Дөрес, “Бердәмлек” газетының 1000нче саны чыкты дип теркәгәннәр. Башкорт үзәге үткәргән “Карга туе”н да 82 генә тамашачысы булса да, вакыйга итеп язганнар.

Ә бит 21 ел буена эшләп килүче “Туган тел” җәмгыяте зур мәдәни чаралар уздырды. Гөрләп үткән Сабан туйлар турында ләм-мим, ике мең кеше җыйган “Нәүрүз” дә исемлектән төшеп калган.

Филармониянең концертлар залында шыгрым тулы халык белән узган фольклор ансамбленең чыгышы да мәдәни чаралар исемлегенә кермәгән. Шул ук вакытта 50 егет-кыз караган киноны мәдәни тормышның бер мизгеле иттереп күрсәткәннәр.

Затлы журналда өлкәдә ике мең башкорт яши дип язулары да хезмәткәрләрнең дәрәҗәсен үстерми. Чөнки Самар өлкәсендә җиде мең башкорт яши.

Журналның исеме "Русиянең йөрәге". Географик яктан да, мәгънәви яктан да Самар төбәге 120 милләтне үз кочагына алып, тыныч, мул тормыш булдырган регион. Менә шул төрле мәдәниятләрнең бер рухта, бер юнәлештә тату иҗат итүләрен дә олылап сурәтләсә, журнал үзенең исемен аклар иде, ди Самарда яшәүче татар җәмәгатьчелеге вәкилләре.
XS
SM
MD
LG