Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан: үткән елга әйләнеп карап


2009 ел Башкортстан өчен шактый катлаулы ел булды. Дөресрәге – Башкортстан җитәкчелеге өчен. Тагын да төгәлләбрәк әйткәндә - Башкортстанның президенты һәм премьеры өчен.

Моңа хәтле Мәскәүнең "айт" дигәненә, "тайт" дип торган Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов 2009 елның 5 июнендә чыккан “Московский комсомолец” газетында, башында Русиянең кодрәтле премьеры Владимир Путин торган “Бердәм Русия” партиясе җитәкчелегенә кушаяклап, дигәндәй, китереп “типте” һәм, гомумән, Русия җитәкчелеген Конституцияне бозып федерализм рельсларын сүтүдә гаепләде.

Рәхимовның: “Партия белән өч тавык белән дә идарә итмәгән кешеләр җитәкчелек итмәкче булып маташалар”, “Бездә хәзер барысы да өстән тагыла. Үзәкләштерү дәрәҗәсе хәтта совет чорындагыдан да начаррак”, дигән сүзләрен моңа хәтле фәкать каты оппозиционерлардан гына ишетергә туры килә иде. Нишләп соң әле сак, тәҗрибәле сәясәтче Рәхимов шулай кыланды? Моның сәбәпләре берничә дип исәпләнә.

Башкортстандагы берләшкән оппозициясендә Рәхимовның демаршын аның каты милләтчелегенә бәйлиләр. Әмма, кемнәр күпме генә Мортаза Рәхимовны башкорт милләтчелегендә гаепләсәләр дә, ул рәсми рәвештә башкорт радикалларының “Күк бүре” оешмасын, яисә “Башкорт яшьләре союзын” җитәкләми. Шуңа күрә аның Мәскәүгә каршы риторикасыннан ниндидер зәки-вәлидилек, бигрәк тә салават юлаевчылык эзләү урынсыздыр. Сәбәпләр башка булганга охшый.

Беренчедән, Мортаза Рәхимовны һәм аның кырына тупланган башкорт элитасын республикада киләчәктә дә башкорт хакимлеген тәэмин итү проблемасы борчый. Мортаза Рәхимов иң күп дигәндә әлеге президентлыгы вакыты тәмамланганчы гына, ягъни 2011 елның октябренә хәтле генә республикага баш булачак.

Бу турыда ул үзе үк “Московский комсомолецның” искә алган санында белдергән иде. Сиксәнне куып барган башкорт президентына алмашка Мәскәүнең тагын башкорт куячагына өмет зур булмаганга охшый. Шуңа күрә Рәхимов Уфасының Мәскәү тарафына федерализмга, милләтләр үсешенә кагылышлы каты сүзләр әйтүе, башкорт элитасының Мәскәүне, әгәр Рәхимов урынына алар кешесен куймасаң, Башкортстан җирлегендә тотрыксызлык барлыкка килү ихтималлыгы белән куркытырга маташуы дип карала ала.

Икенчедән (һәм монысы, бәлки, иң мөһимедер), 2009 елны Мәскәү басымы астында Рәхимовлар гаиләсе контролендә дип исәпләнгән Башкортстанның нефть тармагына караган үтә эре һәм табышлы алты компания акцияләренең контроль пакеты Кремльгә якын АФК “Система” кулына күчте. Аңлашыла ки, алтын йомырка салучы бу “тавыкларны” сату һич кенә дә хакимлек итүче башкорт элитасы файдасына түгел. Әлеге сату-алуга хәтле Мортаза Рәхимов даими рәвештә республикадагы нефть предприятиеләрен берәүгә дә бирмәү турында сүз йөртә иде.

Мисал өчен, 2007 елның 21 мартында “Российская газета”да “Нефть азрак – бюджет зуррак” дигән башисем бирелгән интервьюсында ул шулай дигән иде: “Дәүләт кулында булган безнең энергетика предприятиеләре агрессив һәм тулысынча канунсыз булган рейдерлык һөҗүменә дучар ителделәр. Әгәр без каты чаралар күрмәгән булсак, Уфадагы нефть заводлары һәм башкалар инде күптән “аерым шәхесләр” кулына күчкән булыр иде”.

Шунысы гыйбрәтле - нефть тармагы предприятиеләрен АФК “Система”га сатудан кергән 2 миллиард долларның кемнәр яисә кем кулына эләгүе әле булса сер булып кала. Мәгълүмат чараларында әлеге алыш-биреш артында Башкортстан президенты улы Урал Рәхимов торуына ишарә ясалса да, турыдан-туры моны раслаучы булмады. Шулай да бер факт игътибарны җәлеп итә: республикадагы нефть тармагы предприятиеләрен сату реаль контурлар алгач та, Урал Рәхимов Русиядән чыгып китте.

2009 елны, ниһаять, Башкортстанның элекке сенаторы һәм Рәхимов командасының бер бизнес-терәге исәпләнгән Игорь Изместьев өстеннән мәхкәмә эше башланды. 2007 ел башында Бишкәк шәһәре аэропортында кулга алынган Игорь Изместьевка үткән чор дәвамында бик күп авыр җинаятьләр кылу гаебе ташланды. Шулар арасында Башкортстанның нефть тармагына бәйле берничә бизнесменны үтертү дә бар.

Шунысы мәзәк, дигәндәй – Изместьев үтертергә маташкан дип игълан ителүче бер бизнесмен - Юрий Бушев 2009 елда сенсацион белдерү ясады. Аның раславынча, Игорь Изместьевка тагылган үтертүләр артында, чынбарлыкта, Башкортстан президенты гаиләсе тора. Мәхкәмә дәвам итә, шуңа күрә әлегә моның ише белдерүләр коры белдерү булып кына кала.

Шулай да бер факт игътибарны җәлеп итә. 2009 елның 29 декабрендә, АФК “Системага” сатылган Башнефть компаниясенең икътисади иминлек һәм мәгълүматларны яклау департаменты җитәкчесе Владимир Буторинны Уфадагы өе янында атып үтерделәр. Нефть тармагына бәйле үтертүләрне оештыручы дип гаепләнүче Игорь Изместьев өч еллап инде төрмәдә утыра, аның әмерен үтәүчеләр дип игълан ителгән Кигисепп төркеме бандитлары да хөкем ителеп зинданда ята.

Шуңа карамастан, әле күптән түгел генә Урал Рәхимов җитәкләгән Башнефть компаниясенең махсус серләре белән таныш бер хезмәткәрне кемнәрдер атып үтерделәр, кемнәрдер аттырып үтерттеләр. Аңлашыла ки, бу вакыйга Игорь Изместьев өстеннән барган процесска гына түгел, ә, гомумән, Башкортстандагы иҗтимагый-сәяси процессларга тәэсир итәчәк. 2010 елда Башкортстанны тетрәнүләр көтә ахры.
XS
SM
MD
LG