Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран читтәге 60лап оешманы кара исемлеккә кертте


Иран хакимияте ватандашларын ББС һәм Азатлыкның фарсы телендәге Фәрда радиосы кебек чит ил оешмалары белән элемтәгә керүне тыйды. Тыелган 60лап оешма арасында кайбер илләрнең мәгълүмат чаралары белән бергә оппозициянең Раһесәбз дигән сәхифәсе дә бар.

Иранның тышкы эшләр буенча күзләү идарәсе башлыгы ярдәмчесе, исемлеккә кергән шушы 60 оешма Көнбатыш көчләр ярдәмендә Иран режимын җимерү максатында эш итә дип шикләнүен әйтте. Режимны җимерү тырышлыкларын "йомшак сугыш" дип атаган рәсми, алар белән элемтгә керүнең канунсыз булуын әйтте. Карар нигезендә, кеше яисә төркемнәрнең бу оешмалар белән элемтә алып баруы тыела. Рәсмиләр халыкны бу оешмалар белән бәйле үзәкләр, чит ил кешеләре һәм илчелекләре белән күрешмәскә чакыра.

Исемлектә АКШның Brookings Институты, George Soros' ачык җәмәгатьчелек оешмасы белән бергә Халыкара кеше хокукларын күзәтү идарәсе кебек оешмалар да бар.

Иран күзләү идарәсе башлыгы Хәйдар Мөслиһи кичә ясаган белдерүендә, Иранда Гашүрә көнне оппозиция белән полиция арасында чыккан каршылыкта чит ил кешеләренең дә кулга алынуын белдергән иде. Әхмәдиниҗат хөкүмәте, илдә башланган оппозициянең каршылык чаралары артында Көнбатыш көчләре торуын алга сөрә.
XS
SM
MD
LG