Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:49

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпләрнең сәхифәләре арасында үткәргән бәйгесен күпләр татар телен кысудагы чираттагы адым һәм республикадагы дәүләт телләре турындагы канун бозылу буларак бәяли. Matbugat.ru ны оештыручы Данил Сәфәров та хөкүмәт оешмалары үткәргән күп бәйгеләрдә җиңүчеләр билгеләнеп куела дигән карашта.

Безне ничәнче ел рәттән инде Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәрә торган мәгариф оешмаларының интернет-сайтлар конкурсында татар телле сайтларны кысу, аларны санга сукмау гамәле борчый.

Саба районындагы Мишәбаш авылы зур түгел. Анда 270-ләп кенә кеше яши. Башлангыч мәктәптә дә 15 бала белем ала. Шулай да, алар үзләренең мәктәп сәхифәләре аша http://www.meshabash.narod.ru даими рәвештә “олы дөнья” белән бәйләнештә. Безгә һәр көн саен 40-45 кеше даими кереп тора, дип белдерә әлеге сәхифәне ясаган һәм яңартып торучы Булат Шакиров.

39 яшьлек Шакиров башлангыч сыйныфларны укыта. Сәхифә ясарга интернеттан өйрәнгән. Аның иҗат җимеше 2009 елда Саба районындагы мәктәпләрдә булган сәхифәләр арасында технологик яктан иң мөкәммәле дип табылып Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы үткәргән бәйгегә тәкъдим ителгән булган.

“Республика бәйгесенә бирелгән минем катнашырга теләк белдергән үтенечем башта, ни өчендер, күренмәде, бөтенләй юкка чыкты. Аның артыннан йөреп мин аны чыгарттырдым. Ләкин ул алгы турга үтә алмады. Анда татарча сәхифәләрне ачып карамыйлар дигән фикер туды”, ди Шакиров.


Игътибар ноль

Интернет челтәрендәге саф татарча булган мәктәп сәхифәләрен тотучыларның берсе дә соңгы турга үтә алмаганлыгы пәрәвездә яшен тизлеге белән тарала. Баксаң, Сабаның Эзмә (http://izmasaba.narod.ru), Арчаның Кушлавыч (http://koshlaush.ucoz.kz/ ), Мөслимнең Олы Чакмак (http://bchekmak.narod.ru), Әтнәнең Түбән Көек (http://tkoek.narod.ru) мәктәбе сәхифәләрен дә бәйгедән төшереп калдырганнар.

“Мин бу хәлне сәхифәләрнең туган татар телендә булганы өчен дип саныйм. Безнекеләрдә бер генә урыс сүзе дә юк. Бу бәйгегә Балтач гимназиясе сәхифәсе үтте. Чөнки ул ике телдә дә. Ә менә безнең саф татар телендәге урысча вариантлары булмаган сәхифәләрнең анда үтү мөмкинлеге ноль”, дип белдерә Шакиров.

Татарстанда ике дәүләт теле дә тигез кулланылырга тиеш дигәннән ул, алай булса гел урысча гына булган сәхифәләр дә нигә татарча вариантын эшләми соң, ди.

Татар теленә ясин чыга башлау

Мөслим районының Олы Чакмак авылында яшәүче Нияз Бикташев мәгариф һәм фән министрлыгының гел татар телендә генә булган сәхифәләрне бәйгедән төшереп калдыруын “татар теленә ясин чыга башлау” дип бәяли. Үзе ул интернетны актив кулланучы. Олы Чакмактагы муниципаль оешмаларның биналарын газ белән җылыту урнында оператор булып эшли.

“Соңгы турга чыкканнарга күз салсак, мисал өчен, Норлатныкын алсак, һәм башкалар да татарча сәхифәләрдән күпкә калышканнары да бар. Андый сәхифәләрне яхшы программачылар ике-өч көндә ясарга мөмкин. Ә монда бит еллар буе тупланган мәгълүмат: видеолар, төрле папкалар, яңалыклар, тарих – барсы да бар. Ни өчен алар үтмәгән, бу уйландыра”, ди Бикташев.


Олы Чакмак мәктәбе сәхифәсенең администраторы Мөнәвир Нәгимов мәгариф министрлыгының әлеге бәйге барышында шартларны үзгәртүе белән килешми. Узган елларда соңгы турга чыкканнарга халык тавыш биреп җиңүчеләр билгеләнгән. Бу бәйгедә исә, финал алдыннан министрлык тагын бер тапкыр “иләктән үткәреп” үзенә хуш килгәннәрне генә калдырган. Нәгимов та татарча бөтен сәхифәләрнең дә төшеп калуын зур гаделсезлек буларак бәяли.

“Без татарча сәхифәләрнең финалга үтмәү сәбәбен суверен Татарстан дәүләтендә дәүләт телләре турындагы канунны бозу дип кабул итәбез”, ди Нәгимов.

Ул шулай ук бу бәйге өчен җаваплылар белән бәйләнешкә керергә электрон адреслары һәм телефоннары күрсәтелмәүгә дә аптырый. Нәгимов үзе сәхифә администраторы буларак, финалга чыкканнарның татарча сәхифәләрдән күпкә калышуын да әйтте.

“Безнең сәхифәләр эшләнеше, эчтәлеге ягыннан, башка сәхифәләрне һәм кунакларны үзенә тартып торуы белән дә аерылып торалар”, ди Нәгимов.

Олы Чакмак мәктәбе сәхифәсен, хәтта, Кушма Штатларда да кереп карыйлар икән. Алар кереп караучыларның харитәсен дә элгәннәр. Көненә 60-ка якын урыннан керәләр, 500-700 кеше битләрне ачып карый, ди Нәгимов.

Сулимова җавап бирергә теләми

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгында әлеге бәйге өчен Надежда Сулимова җаваплы икән. Бу бәйгедә сәхифәләр нинди шартлар белән сайлап алынды, сайлап алу төркемендә татар телен камил белә торган кешенең булу булмавын белү өчен Сулимовага шалтыраттык.

Сулимовага шалтыратканчы министр киңәшчесе Алсу Мөхәммәтова фатихасын алуга карамастан, ул бары тик министрлыкның матбугат хезмәте аша гына сорауларга җавап бирәчәген әйтте. Шулай да, бәйге турындагы мәгълүматны сәхифәдән ала аласыз, дип белдерде. Һәм төштән соң шалтыратырсыз, диде. Әмма төштән соң Сулимованың телефоны җавап бирмәде.

Конкурсның “к” хәрефе дә юк


Мatbugat.ru сәхифәсе хуҗасы Данил Сәфәров та, гомумән, Татарстанда саф татар телендәге сәхифәләрнең хөкүмәт тарафыннан “почетта булмавын” билгеләп үтте.

Данил Сәфәров
“Дәүләт оешмалары үткәргән күп кенә бәйгеләр шундый хәлдә. Бәйгедә җиңгәннәр белән чынбарлыкта җиңүгә лаеклар нык аерыла. Ул бәйгеләрдә җиңүчеләрне нинди принциплар белән алга чыгарганнарын аңлап бетереп булмый. Күп бәйгеләрдә конкурс дигән төшенчәнең “к” хәрефе дә юк. Конкурсантлар сайланмый, ә алдан ук билгеләнә дигән фикер туа”, ди Сәфәров.

Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәрә торган бәйге күпләрне: сәхифә хуҗаларын, керүчеләрне, “Кунак бүлмәләре”ндә аралашучыларны аптырашта калдырган. Аларның финалга үткәннәрнең ни өчен үтүләре, үтә алмаганнарның ни өчен үтә алмаулары турында бәяләү төркеме фикерен ишетәселәре килә. Әлеге төркемгә кемнәр кергәнлеге дә билгеле түгел икән.

Риза булмаучылар үзара фикерләшеп, 120-ләп кеше, министрлыкның әлеге гамәлен татар телен кысу өлкәсендәге тагын бер адымы буларак бәяләде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG