Accessibility links

Кайнар хәбәр

Абхазия Төркия белән дипломатик мөнәсәбәтләр башларга өметләнә


Грузиядән аерылырга теләгән төбәк Абхазия 2010 елда Төркия белән дипломатик мәгънәдә яңа адымнар булдырырга өметләнә. Русиянең кайбер сәясәт белгечләре дә Абхазиянең Төркия белән булачак мөнәсәбәтләрен Русия дә яклар иде дигән фараз белдерде.

Русия мәгълүмат чараларында чыгыш ясаган Абхазия тышкы эшләр министры Сергей Шамба Якын Көнчыгыш, Тын океан һәм Көньяк Америкадагы кайбер илләрнең Абхазия бәйсезлеген 2010 елда таный алачагы турында белдерде. Шамба, кайбер илләр бәйсезлекне тану өчен сөйләшүләр башларга әзер, дип белдерде.

Абхазия Тышкы эшләр министры шулай ук Европаның "Абхазия сәясәтен" үзгәртәчәгенә ышаныч белдерде.
XS
SM
MD
LG