Accessibility links

Кайнар хәбәр

CIA хезмәткәрләрен Әл-Каидәнең “икеләтә агенты” шартлаткан


Американ мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, узган атна Әфганстанда җиде CIA хезмәткәрен үтергән интихар һөҗүмче берьюлы Әл-Каидәгә һәм Үрдүн хөкүмәтенә эшләгән “икеләтә агент” булган.

Килгән хәбәрләргә караганда, Һумам Хәлил Әбу Мулал әл-Балави исемле бу кешене Үрдүннең күзләү хезмәтләре бер ел элек кулга алган булган. Чыгышы белән Зарка каласыннан булган 36 яшьлек табиб Үрдүннең күзләү хезмәтләренә эшли башлаган. Аңа Әл-Каидәнең җитәкче даирәсенә үтеп кереп, оешманың икенче кешесе саналган Айман әл-Заваһирине эзләп табу эше йөкләнгән.

NBC каналы хәбәр итүенчә, үрдән күзләүчеләре бу кешене үз ягына аударган дип инанган булган. Аны эшкә дип Әфганстанга җибәрәләр.

«Вашингтон Пост» басмасы язуынча, узган атнада Балави CIA агентларына шалтыратып үзендә Заваһиринең кайда булуы турында мәгълүмат булуын хәбәр итә һәм Чапман ныгытмасында очрашырга тәкъдим итә.

CIA агентлары аны койма артында каршы ала һәм тикшереп тормыйча машинага утыртып эчкә алып керә. Ныгытма эченә кергәч Балави үзе белән алып кергән шартлаткычны шартлата. Нәтиҗәдә ул үзе һәм CIAның җиде хезмәткәре һәлак була – дүрт күзләү офицеры һәм өч иминлек хезмәткәре.

Бу хәбәрне дөньяга беренче итеп чыгарган NBC News мәгълүматына караганда, кулга алынганчы Балави интернеттагы Әл-Һизба исемле форумның модераторы булган. Заманында бу фоурм Әл-Каидәнең төп фикерләшү урыны саналган.

Балавинең хәрби ныгытмага тикшерелми кертелүе дә белгечләрдә күп сораулар тудырды. Бер элекке иминлек хезмәткәре Associated Press агентлыгына аңлатуынча, мондый очракларда агентлар еш кына тикшерелми, чөнки яллаучылар аларның ышанычын югалтудан курка.

CIA рәсмиләре әлегә бу хәлләргә аңлатмасын бирмәде. Ул арада американ күзләүчеләренең Әфганстандагы эшчәнлеге инде кискен тәнкыйтькә тартыла.

Яңа американ иминлек үзәге дип аталган тикшеренү төркеме дүшәмбедә бәян иткән хисабында “Әфганстанда эшләүче американ күзләүчеләре андагы вазгыять һәм андагы көчләр, кешеләр турында төп сорауларга җавап таба алмый” дигән нәтиҗә ясады.
XS
SM
MD
LG