Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:53

Татар яшәгән төбәкләрдә Илгиз Кадыйров кебек күп йөргән һәм күп белгән кеше юктыр. Шуңа күрә, без аның белән татар халкының географиясе турында сөйләшәбез.

Римзил Вәли. Соңгы елларда татар дөньясы буйлап йөрүче оешмалар, концерт төркемнәре, сәяси вәкилләр күбәеп китте. Берничә тапкыр татар яшәгән төбәкләрне айкап чыктылар. Хәтта Австралия, Кытай Сабантуйларына барулар, Америкада кунакта булып, аннан кунакларны каршы алулар гадәти хәл санала.

Шул ук вакытта элгәре елларда журналист, язучы Тәүфикъ Әйди татар яшәгән төбәкләрдә тарихларын өйрәнеп йөрде. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова кебек җырчыларның Кыргызстанга, Үзбәкстанга, Себергә барып җырлап, сәхнәдән: “Нишләп йөрисез монда, нигә кайтмыйсыз”, дип белдерүләр ясап йөрүе дә мәгълүм иде.

Хәзер бу табигый хәл, ләкин барыбер юл йөрү һәм милләтне тану, милләт белән танышу, милли төркемнәрнең төрлелеген күрү, аларның Татарстан, Казан белән элемтәсен өйрәнү һәм шушы элемтәләрне җанлы итеп саклау өчен көч салу бик хикмәтле әйбер.

Шушы юлда йөрүче Илгиз Кадыйров Татарстан республикасы халык иҗаты фәнни-методик үзәгендә күптәннән эшли. Мөгаен, татар яшәгән төбәкләрдә Илгиз әфәнде кебек күп йөргән һәм күп белгән кеше юктыр. Шуңа күрә, без аның белән татар халкының географиясе турында сөйләшәбез. Илгиз әфәнде, татар географиясе белән кайчан мавыгып киттегез?

Илгиз Кадыйров. Мин үзем Казан арты егете. Армиядә хезмәт иткәндә үк Камчаткада, Владивостокта булдым. Мин тугач, әти Илгиз исемен биреп: “Минем малаем илләр гизәр”, дип әйткән.

1968 елны Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына хезмәткәр булып кергәч мин Көнбатыш себер татарларының фольклорын өйрәнә башладым. Анда мин ун елдан артык йөрдем, бик күп материал яздым, радиода, телевидениедә шул турыда бик күп тапшырулар әзерләдем. Миңа, әллә Көнбатыш себер татарларыннан башка татарлар юк мени, дип әйтә башладылар. Казан телевидениесенде “Халык җәүһәрләре” дигән сиксәннән артык тапшыру эшләдем.

Римзил Вәли. Ул вакытларда әле Татар иҗтимагый үзәге һәм Бөтендөнья татар конгрессы оешмалары барлыкка килмәгән. Юл сәфәренә җибәрү, оешмаларның корылтайларын үткәрү, юбилей үткәреп кунакка чакыру да юк әле.

Илгиз Кадыйров.
Чыннан да, андый нәрсәләр юк иде. 1989 елда Халык иҗаты үзәгендә без өлкәләр белән эшләү бүлеген оештырдык. Татарлар белән аралар беркайчан да суынмады. Мин 1989 елдан башлап чит өлкәләргә 137 мәртәбә чыктым. Елга унар мәртәбә чит өлкәләргә барып кайтам. Төп максат – анда яшәүче татарлар белән эшләү.

Римзил Вәли. Бару ничә көнгә сузыла? Юлда күпме үтә? Нинди эшләр эшләнә?

Илгиз Кадыйров. Мәсәлән, Иркутскига дүрт көн барырга, дүрт көн кайтырга кирәк. Анда өч-дүрт көн буласың. Иркутскида татар семинарлары, конференция дә булганы бар. Татар оешмаларын, сәнгать коллективларының җитәкчеләрен җыеп, ике-өч көн татар музыкасы, татар тарихы, татар мәдәнияте турында сөйләп, җырлар өйрәнеп, бәйрәмнәр турында бик актив семинар үткәреп кайтабыз.

Римзил Вәли. Петербур, Мәскәү, Иваново, Удмуртия, Екатеринбур якларына еш барыла. Үзләре дә киләләр. Оешмалары да бар, хакимият белән дә аралары яхшы гына. Ә сез санаган якларга барырга уңай түгел. Мин сезне Сыктывкарда күргән идем. Шунда Усинскидагы җәмгыятьнең җитәкчесе Гөлфия Бәдертдинова Сабантуена чакырган иде. Ничек барырга дип сораганда, поезд белән йөз унҗиде сәгать барырга, диде. Сез шундый җәһәннәмски җирләрдә нишләп йөрисез? Йөрергә ерак, яшәргә җайсыз бит.

Илгиз Кадыйров. Усински – нефть табучылар шәһәре. Воркутада шахтерлар яши. Алар Сабантуен да, республика күләмендә “Татар җыры” бәйгесен дә үткәрә. Алар күчеп йөри. Бер елны Усинскида, икенче елны Сыктывкарда, өченче елны башка шәһәрдә оештырыла.

Римзил Вәли. Төбәкләрдәге милли бәйрәмнәрне, милли тормышны яктырткан язмалар “Азатлык радиосы”нда даими булып тора. Менә аларның кайберләре.

Мәликә Басыйр. Амурдагы Комсомольскидагы Сабантуйда 10 мең кеше катнашса, Хабаровскидагы бәйрәмгә 5 мең кеше килгән. 2009 елда Сабантуй булган төбәкләрнең саны 160ка якын.

19 апрельдә Волжскида, 26 апрельдә Аделаидада (Австралиядә) башланып киткән Сабантуй бәйрәмнәре июль айларында Нью-Йорк, Сан-Франциско (АКШ), Монреаль (Канада), Берлин (Германия) шәһәрләрендә үтсә, Үзбәкстан, Төркмәнстән якларында август аенда узды.

Русиянең Ерак Көнчыгышындагы Амурдагы Комсомольскида Сабантуй бәйрәме 4 июльдә, Хабаровскида 5 июльдә үтте. Татарстан делегациясеннән Сабантуйда катнашкан вәкил Рәйсә Гарипова әйтүенчә анда кунакларны, артистларны алып барыр өчен генә дә бик зур сумнар кирәк. Сабантуй бәйрәменә татарстаннар милли бүләкләр, күчтәнәчләр алып барган.

Амурдагы Комсомольскида үткән Сабантуй бәйрәме турында кибеттә сатучы Настя Руднева: “Татар җәмгыятен оештыручы Рөстәм Абдуллинның тырышлыгы аркасында быелгы Сабантуй иң яхшысы булды”, дип белдерде.

Бу бәйрәмне татарлар гына түгел, башка халыклар да үз бәйрәме итеп саный икән. Сатуда татар түбәтәйләре дә бар иде. Аларны татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә алды.

Хабаровски шәһәрнең милли-мәдәни мохтарияте рәисе Сәрвәр Туктаров алтынчы тапкыр үткән Сабантуйның химаячесе булган.

Сәрвәр Туктаров. Бу Сабантуйда без үзебез спонсор булдык. Концерт куелды. Көрәштә унбиш кеше катнашты. Яков Королев батыр калды.

Мәликә Басыйр. Туктаров сүзләренчә, Хабаровскида 5 мең генә түгел, ә татарлар күбрәк яши. Шуңа күрә, алар алдагы елларда да Сабантуй уздырырга җыеналар.


Фәнзилә Җәүһәрова (Татар дәүләт фольклор үзәге мөдире). Курган өлкәсенең Сафакүл исемле зур гына татар районында “Туган тел” бәйрәме үткәрелде. Хакимият башлыгы Нияз Йосыпов татарча бик матур итеп кичәне алып барды. Конференция дә булды, аннан соң концерт та куйдылар. Анда Сафакүл районында туып үскән артистлар катнашты. Татарстанның мәдәният министрлыгы ярдәмендә бер төркем артистлар да килгән иде. Бик матур, җылы бәйрәм булды ул.

Наил Алан. Курган өлкәсендә үткән “Туган тел” бәйрәмендә күрше тирәдәге Свердловски һәм Төмән өлкәсендә яшәүче милләттәшләр дә катнашкан. Бу чарага Курган өлкәсе хакимияте да зур игътибар биргән.

Фәнзилә Җәүһәрова. Безне губернаторның беренче ярдәмчесе Александр Германович белән очраштырдылар. Ул чыгышында: “Курган өлкәсендәге татарлар матур яши, тырыш халык”, диде. Татар районнарының экономик, рухи, мәдәни потенциалы зур икәнлекне дә әйтеп китте.

Наил Алан. Фәнзилә Җәүһәрова әйтүенчә, “Туган тел” чарасында катнашучыларны Курган Өлкә думасы рәисе Марат Исламов та кабул иткән. Алар бу очрашуда Урал артында яшәүче татарларның тормышы, хәзерге көндә өлкәнең икътисади, социаль, мәдәни тармакларында тоткан урыны турында гына сөйләшеп калмаган. Дума башлыгы үзенең хыялы белән дә уртаклашкан.

Илгиз Кадыйров. Безне дә сорыйлар, чакыралар, без берәр ел алдан план корабыз. Чөнки моңа бер генә сәбәп – ул халкыңны ярату, аңа хезмәт итү.

Римзил Вәли. Күреп торам, сез Комига битараф түгел. Ә бит Фатих Кәримне төрмәгә утырткач Кожва дигән шәһәргә барып чыккан.

Илгиз Кадыйров. Воркута – ГУЛАГ иле. Анда йөзәр мең кеше күмелгән каберлекләр бар. Ләкин анда татарлар яши. Биш ел элек Марсель Сәлимҗанов исемендәге драма театрын оештырдылар. Аңа бераз ярдәм дә иттеләр. Камал театры да, театр мөдире Шамил Закиров та стендлар эшләп фотографияләр җибәрде.

Римзил Вәли. Димәк, барган саен Казаннан методик ярдәм, мәгълүмат җибәрелә.

Илгиз Кадыйров. Әлбәттә! Уйлап карагыз, семинар өч көн бара. Мин көненә сигез сәгать буе татар тарихы, татар музыкасы турында лекция укырга тиеш. Аның өчен мин бик күп әйбер: җырлар, ноталар, этнографик әдәбият алып барам.

Мин Урайда да берничә тапкыр булдым. Нинди татар оешмалары бар икәнен беләм. Артистлар да йөри анда. Зөфәр Хәйретдинов, Хәния Фәрхи, Гөлнара Тимерҗанова, “Эссе” егетләре дә була.

Римзил Вәли. Казанга омтылу, тартылу, сусау галәмәте дә бар.

Илгиз Кадыйров. Әлбәттә, бар, чөнки бер үзәк кирәк.

Римзил Вәли. Соңгы вакытта Татарстан башка төбәкләргә ярдәм итми дигән сүзләр ишетелә башлады. Татарстанны, хакимиятне сүгү еш күренә.

Илгиз Кадыйров. Мин шул очракта гел: “Матди яктан без сезгә ярдәм итәргә тиеш түгел, рухи яктан гына”, дип әйтәм. Безгә дошманлык белән татар бетә дип әйтәләр. Татарны яраткан кеше алай дип әйтми.

Римзил Вәли. Сезгә йөргән вакытта төрле төбәкләрдә булдыклы, тырыш кешеләр очрагандыр. Сезнең кебек адәмнәр бармы?

Илгиз Кадыйров. Һәр төбәктә дә андый кешеләр бар. Татар эшмәкәрләре гомергә бай яшәгән. Ул эчеп йөрмәгән, эшләгән. Аңа мөмкинлек бир генә, дөньяны әйләндерә. Ә бай кеше ярдәм итә ала да. Карагыз, Свердловскидагы Садриевлар “Уйнагыз, гармуннар!” чараларын үткәрәләр. Төмәндәге бай татарлар да бик зур чараларның химаячеләре.

Римзил Вәли. Күрше Башкортстанга Сабантуйга барганнарын да, чакырганнарын да хәтерләмим. Ә бит анда милли тормыш үзенчә барыбер бара.

Илгиз Кадыйров. Башкортстанның Бүздәк районында без моннан 10 ел элек семинар үткәрдек. 96 кеше килде.

Уфада фәнни конференциядә булдым. Татар халкының милли җырлары турында сөйләдем. Бөтен халык башка секцияләрне ташлап минем лекцияне тыңларга килде. Ике сәгать мин аларга татар халкының туй җырлары турында җырлап, сөйләп күрсәттем.

Римзил Вәли. Чибәр, ямьле урта яшьтәге егет кебек күренәсез. Сезгә җитмешне биреп булмый. Күрәсең, милләт арасында дәрт, моң белән йөрү яшәү энегриясе бирә.

Илгиз Кадыйров. Иллешәр еллык коллективлар бар. Алар белән аралашканда яшь булып кыланырга кирәк. Тормыш – театр бит инде.

Римзил Вәли. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, фәнни-методик үзәк хезмәткәре Илгиз Кадыйровны татар дөньясы белә. Мөгаен, тапшыруларыбызда татар географиясе турында, аерым-аерым төбәкләр турында тагын искә алырбыз.

бәйле язмалар

XS
SM
MD
LG